ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 ноябрь 2017, 19:54

Кем яхшырак үзләштергән?

«Өлкәнәю баскычлары» проектына йомгак ясадылар

Район үзәк китапханәсендә кызларны гаилә тормышына әзерләү буенча район хатын-кызлары советы башкорт хатын-кызлары җәмгыяте белән берлектә оештырган «Өлкәнәю баскычлары» социаль проекты кысаларында йомгаклау чарасы үтте.

Район хатын-кызлары советы рәисе Илсөяр Проскурякова җыелучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул проект темасының мөһимлеген ассызыклады, чөнки ул илдә демографик проблемаларны хәл итү белән бәйле.

Районның хөрмәтле хатын-кызлары – Кисәккаен авылыннан Дамира Фоат кызы Локманова һәм Байгуҗа авылыннан Гүзәл Марсил кызы Тарисованы бу көнне «Ак инәй» клубы әгъзалары сафына багышланды. Алар кызларга ныклы һәм тату гаилә кору, хатын-кызның, гаилә учагын саклаучы буларак роле турында үгет-нәсихәтләр белән мөрәҗәгать итте.

«Исем кушу» йоласы тамашачыларда җанлы кызыксыну уятты, аны Кисәккаен авыл мәдәният йортының «Наза» ансамбле тәкъдим итте.

Чараның икенче өлешендә «Өлкәнәю баскычлары» проектында катнашучылар арасында «Ягез әле, кызлар!» конкурсы үтте. Алты 10 сыйныф укучысы үзен: «Визит карточкасы», «Җимешләрне матурлап кисү», «Бәрәңге әрчибез», «Чәчәкләр үстерәбез», «Матур булырга өйрәнәм» ярышларында сынап карады. Киеренке көрәштә 1 санлы мәктәп укучысы Гәүһәрәй Хәйдәрова гран-при яулады.Эльвина Кәрамова (1 санлы мәктәп) I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде, икенче урында – 4 санлы мәктәптән Илиза Шәмугулова, өченчедә – лицейдан Эвелина Ялилова. «Тапкырлык өчен» номинациясендә Гүзәл Яхина (1 санлы мәктәп), «Артистлылык өчен» номинациясендә – Алина Федосеева (4 санлы мәктәп). Конкурста барлык катнашучыларга сертификат тапшырылды.

Әлфия Фәршатова,
башкорт хатын-кызлары җәмгыяте рәисе урынбасары.

Читайте нас: