ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 декабрь 2017, 19:52

«Кыйммәтле бала дәвере»

Рөстәм Хәмитов БР Дәүләт Җыелышы-Корылтайга Юлламасында гаиләнең торышы дәүләт нәтиҗәлеге һәм җәмгыятьнең әхлакый сәламәтлегенең төп күрсәткече булып торуын билгеләде. Республикада гаиләләрне социаль яклау чаралары турында сөйләде.

Яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен ярдәм күзаллана. Бу елдан республиканың торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләре беренче бала туганда 300 мең сум бер тапкыр бирелә торган түләү ала. Хөкүмәткә бу ярдәмгә хокукы булган яшь гаиләләрнең категорияләрен киңәйтү мәсьәләсен тикшерү йөкләтелә. Белүебезчә, республикада Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы булдырылды, биредә бу тармакта төрле ведомстволарның эшчәнлеге каралачак. Рөстәм Зәки улы гаилә тармагында булган проблемаларны да билгеләде, аларны хәл итү буенча чараларны атады. Гаилә тормышының беренче елларында 40% гаилә пары таркала. Теркәлмәгән никахлар, тулы булмаган гаиләләр, никахтан тыш туган балалар саны арта. Республика башлыгы фикеренчә, психология, этика һәм гаилә тормышы икътисады буенча мәгариф программалары, яшь ата-аналар өчен тренинг, семинарлар башлап җибәрергә, гаиләләргә консультация бирү буенча үзәкләр булдырырга кирәк.

Республиканың 100 еллык юбилее елында Бөтенрусия гаилә фестивале үтәчәк. Күләмле чара гаиләләрдә милли йолалар, мәдәният һәм телнең ничек саклануын барысыннан яхшырак белгән төбәк буларак үзен таныту мөмкинлеге бирә. Рөстәм Зәки улының сүзләре буенча, гаилә һәм балалары игътибар, хәстәрлек, ә иң мөһиме – матди ярдәм белән тулы «кыйммәтле бала дәвере» килә.

Төбәк башлыгы тарафыннан демография өлкәсендә әйтелгән проблемаларның байтагы безнең районда да бар. Ул билгеләвенчә, гаилә иминлеген тәэмин итү өчен җаваплылык киләчәктә күбесенчә муниципалитетларга йөкләтеләчәк. Моны исәпкә алып, гаилә институтын саклау һәм ныгыту, гаилә тәрбиясе буенча эшне актив алып бару өчен барлык көчне салырга тиешбез.

Гәүһәр Миндиярова, район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары.

Читайте нас: