ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 декабрь 2017, 15:02

Парлап карасаң дөнья киң

Тормышта ул моны үзе исбатлый

Яше барса да һич картаймаучы ханымнар байтак. Аларның һәрчак барысы да яхшы кебек, гел көләч йөзлеләр. Яңавылдан Алсу Хәбибҗанованы нәкъ шул категориягә кертәм. Моның сере нидә икәнлеген белергә карар иттек?
– Алсу, ничек шулай яшь булып каласыз?
– Дөресен әйткәндә, бу хакта уйлаган булмады. Һәрвакыт матур күренәм дип, исәпләмим. Бернинди диета тотмыйм, бик аз косметика кулланам. Үземне карап-тәрбияләп торам, әлбәттә, монсыз булмый, өстәвенә һөнәрем таләп итә. Ләкин чиктән тыш мавыкмыйм: маникюр-педикюр, солярий, матурлык салоны һ.б. – болар минеке түгел.
Җитәрлек игътибар биргән бердәнбер нәрсә, – бу тирене дымландыру, чөнки ул коры һәм кремсыз үземне яхшы хис итә алмыйм. Зарури иртән һәм кич, көнгә ике литр чамасы су эчәм. Иртәне зарядкадан башлыйм. Кичке алтыдан соң ашамыйм. Кыш көне – чаңгы, башка ел фасылларында көн саен җәяү йөрү. Гомумән, күп хәрәкәт итәм.
– Мөгаен геннар да үзенекен иткәндер?
– Әйе, дип уйлыйм, әти-әнигә рәхмәт. Тагын да кешеләргә дустанә мөнәсәбәттәмен. Холкым буенча – үзгәртеп була алмаслык оптимист. Тормышта – бәхетле кеше.
– Укытучы эшен берничек тә җиңел дип булмый?
– Арыган чаклар була. Утыз елга якын татар һәм рус теле укытам, тәүдә – Ваяды мәктәбендә, хәзер – Истәктә. Заман балаларына мәгълүмат технологияләре кулланылган дәресләр ошый. Эшемнән канәгатьлек алам.
– Алсу, кешеләрдә нинди сыйфатларны ныграк бәялисез?
– Хатын-кызларда – әхлаклылык, тыйнаклылык, изгелек, диккатьлелек, ягымлылык.
– Ә ир-егетләрдә?
– Үз көченә ышаныч, тәвәккәллек, җаваплылык, намуслылык. Күрүегезчә, миндә барысына да «таләпләр» зур.
– «Ир-егетләр хәзер әһәмиятен югалтты» дигән фикер белән килешәсезме?
– Өлешчә хатын-кызлар үзләре дә гаепле дип уйлыйм. Ә чын егетләр һәрвакыт бар.
– Хатын-кызның бәхете нәрсәдә?
– Сөекле кешенең янәшәдә булуында. Монысы мөһим тәшкил итүчеләрдән берсе. Бәхет – тирә-якта барысы да яхшы булуда. Бу нәкъ минем хакта: башкаларга рәхәт булса, миңа да рәхәт. Сезнең сорауга шулкадәр шигырь юллары белән җавап бирәсе килә:
Парлап карасан дөнья кин,
Оҗмахтай торган җирең.
«Әни», дип торса балалар,
«Хатын», дип торса ирең.
– Гаиләгез турында сөйләгез әле.
– Ришат Илдус улы белән 30 ел бергә, җиденче сыйныфтан дуслашып йөрдек, бер парта артында утырдык. Улыбыз Денис һәм кызыбыз Айсылуны тәрбияләдек. Икесе дә Мәскәүдә яши. Улыбыз – Геодезия һәм картография Мәскәү дәүләт университетының геодезия һәм кулланма космонавтика факультетын, кызыбыз И.М. Губкин исемендәге нефть һәм газ Русия дәүләт университетының геофизика факультетын тәмамлады. Белгечлек буенча эшлиләр. Быел улыбыз өйләнде.
– Буш сәгатьләрегезне ничек үткәрәсез?
– Эш бихисап вакытны ала. Ләкин китап укырга өлгерәм. Соңгы арада Михаил Булгаковны укыйм, 1990нчы еллар башыннан «Казан утлары» журналын алдырам. Шулай булгач, мин барлык яңалыклардан хәбәрдар. Тагын да картиналар чигәм, аларда фикер һәм хис-тойгыларым чагыла.
Читайте нас: