ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 декабрь 2017, 16:15

Ранис Йосыпов: «Бар да яхшы булачак!»

Төбәк программа ышанычны арттыра

Ранис Йосыпов күптән түгел «ТКХИ» ширкәтенә урнашкан, икътисадчы булып эшли. Ул шатлыгын яшерми: һәрвакыт белгечлеге буенча яхшы эш табарга хыялланган. Моның белән аңа халык мәшгульлеге үзәгендә ярдәм иткәннәр. Шунысы мөһим: яңа коллективта яшь белгечне бик җылы кабул иткәннәр.
Инвалидка эшкә урнашу җиңел түгел, ди Ранис. Берничә ел элек, Сарапул колледжын тәмамлаганнан соң (анда бухгалтер һәм икътисадчы белгечлеге алган), бер оешмадан икенчесенә йөргән: эшкә алмаганнар, ә тагын һәркайда диярлек югары белем таләп иткәннәр.
– Ул вакытта өйләнгән идем. Хатыным Алия белән кызыбызны тәрбияләдек, шуңа күрә эш бик тә кирәк иде, – дип сөйли ул. – Әти-әнигә рәхмәт, алар тыңлады һәм... икебезгә дә укуны дәвам итәргә киңәш бирде.
Бер ел кызларының үскәнен көткәннәр, һәм бергәләп Мәскәү дәүләт гуманитар-икътисад университетына укырга кергәннәр. Дәү әни-дәү әтиләре Айсылуны тәрбияләгән. Шулай, 2015 елда Йосыповлар, югары белем алып, башкаладан кайткан. Тиздән уллары туган. Әмир дип исем кушканнар. Эшкә килгәндә исә, Ранис аны тапкан, үзе әйтүенчә, өеннән ерак булган. Халык мәшгульлеге үзәгенә барган. Биредә, инде әйтелгәнчә, эшкә урнашырга ярдәм иткәннәр.
– Бар да яхшы булачагына ышанам, – ди гаилә башлыгы. – Һәм әти-әниләргә зур рәхмәт, алар, һәрвакыттагыча, киңәш белән дә, эш белән ярдәм итә.
Альбина Бикметова, халык мәшгульлеге үзәге инспекторы:
– БРның хезмәт базарында киеренкелекне киметүнең төбәк программасы чаралары кысаларында халык мәшгульлеге үзәгенең Яңавыл районы буенча бүлеге белгечләре эш белән тәэмин итүчеләр белән берлектә сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән берәмлекләр өчен махсус урыннар булдыра. Нәтиҗәдә, инвалидлар категориясенә керүче гражданнар эш һәм иртәгәсе көнгә ышаныч ала.
Читайте нас: