ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 декабрь 2017, 16:02

Вәлиди: аның туган як тарихындагы роле

Яңавыллылар фәнни-гамәли семинарда катнашты

Нефтекамада Башкорт автономиясе игълан ителүнең 100 еллыгы һәм Ә.-З Вәлидинең 127 еллыгына багышланган зона фәнни-гамәли семинар үтте. Бөтендөнья башкортлар Корылтаеның башкарма комитеты чараны оештыручы булып чыгыш ясады. Бирегә билгеле галим-тарихчылар, туган якны өйрәнү музейлары җитәкчеләре, башкортлар Корылтае башкарма комитеты рәисләре, тарих һәм туган тел укытучылары чакырылды. Сүз уңае, башкортларның район Корылтае башкарма комитеты рәисе Рафаил Яхин җитәкләгән безнең район делегациясе иң күп санлылардан берсе иде.

Семинарның гамәли өлешендә ачык дәресләр һәм сыйныфтан тыш чаралар күрсәтелде.

Бөтендөнья башкортлар Корылтаеның Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Зөфәр Тимербулатов семинарның Бөек Октябрь революциясенең 100 еллыгы елында үткәрелүе белән мөһим булуын билгеләде. «1917 елда «Башкортстан автономиясе декларациясе турында» фарман (өлкә приказы) кабул ителгән, бу башкорт халкының үз дәүләтчеллегенә ия булуны аңлаткан һәм башкортлар милли хәрәкәте алдынгыларының идеяле эзләнүләре, ару-талуны белмәс иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге йомгагы булып торган. Әхмәтзәки Вәлиди һәм аның көрәштәшләре халкы, Башкортстанның киләчәге алдында аңлы рәвештә үз өстенә җаваплылык алды һәм Русиядә федератив төзелеше нигезен салды» – диде Зөфәр Тимербулатов.

В. Рәхмәтуллина, мәгариф идарәсенең мәгълүмат-методика үзәге мөдире.
Читайте нас: