ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 декабрь 2017, 10:54

Әби белән бабай – янә кияү белән кәләш

Яңа ел төнендә Насыйбуллиннар гаиләсендә әти-әнисенең алтын туен билгелиләр

Яңа Вәрәш бер урамнан гына тора, ул Чечня Республикасында хәрби бурычын үтәгәндә геройларча һәлак булган Эмиль Насыйбуллин исемен йөртә. Уллары исемендәге урамда Туктафия һәм Иван Насыйбуллиннар яши. Ярты гасыр дәвамында алар кулга-кул тотынып гомер юлын үтә, тормыш авырлыклары аша бергә уза. Шулай туры килгән, Насыйбуллиннар кече кызларын да югалткан – Юлиана бәби тудырганнан соң вафат була. Аллаһы Тәгалә сынауларны җиңә алган кешегә генә җибәрә, диләр. Әйтергә җиңел, ләкин җиңү авыр. Ярый әле өлкән балалары бар. Алар бүген дә янәшәдә, гел ярдәм итәләр. Илдар гаиләсе белән туган авылында яши. Эльмира – Яңавылда, ул медицина хезмәткәре. Эдуард киленне әти-әнисе йортына алып килгән, биредә яшәргә калганнар да. Бер түбә астында унбиш ел гомер итәләр. Бу күбесенчә Туктафия Тимербаевна аркасында, ул акыллылыгы һәм тормыш тәҗрибәсе белән йортта тынычлык саклый. Алар буыныннан күпләр кебек үк, Насыйбуллиннар хезмәтне кеше өчен иң югары байлык дип исәпли. Иван Кунакбаевич авыл хуҗалыгы производствосының барлык баскычын үткән – бригадир, механик, инженер, парторг булып та эшләгән. Туктафия Тимербаевна кызы фермада тир түккән, балалар тәрбияләргә өлгергән, алар белән бергә ихата тулы терлек караган. Балалары да уңган, бернинди эштән курыкмыйлар. Бүген инде өлкән Насыйбуллиннар эштән арыган, балаларына гына ярдәм итә. Бал кортлары тоталар һәм оныкларын карарга ярдәм итәләр. Сүз уңае, җиде оныклары бар, икесе гаиләле булган. Барысы бергә чакта – өстәл артына авырлык белән сыялар. Елның соңгы көнендә Иван Кунакбаевич һәм Туктафия Тимербаевна алтын юбилейлары белән котларга, мөгаен, янә зур өстәл әзерләр. Ярты гасыр элек 1 гыйнвар төненә ул «урланган» киленне йортка алып кайткан. 50 ел эчендә Насыйбуллиннар тормыштан нинди сабак алган? Иң мөһиме – бер-береңне гафу итә белү һәм һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булу.
Читайте нас: