ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 гыйнвар 2018, 15:22

Туган кырларымда тибрәлгән...

Илдар Юзиевны кече Ватаны белән күңел җепләре бәйли

Хаклы рәвештә хәзерге заманның иң яхшы татар шагыйрьләреннән берсе дип исәпләнүче якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзиевка 3 гыйнварда 85 яшь тулыр иде. Белүебезчә, ул Ямады авылында туган, мәктәпне тәмамлаганнан соң биредән киткән, ләкин күңел һәм йөрәге белән һәрвакыт кече Ватанында калган. Илдар Гафур улы белән аралашу бәхетенә ирештем, бервакыт ул: «Ямадыда тумасам, бәлки, шагыйрь булмас та идем. Безнең яклар гүзәл, җире уңдырышлы, табигате искиткеч, халкы акыллы һәм изге. Биредә, һичшиксез, шагыйрь яки язучы туарга тиеш, мин булмасам, башка кеше туар иде», - диде. Илһамны табигать, якташлары, хәтта хатирәләрдән туплавын белдерде. Аның байтак шигьри җимешләре кече Ватанына багышланган.
Әдәби тәнкыйтьчеләр аны бик нәзәкатле нәрсәләр, сүз мәгънәсе һәм кеше кичерешләренең үзгәреп торуын сизә белүче нечкә рәссам итеп атый. Боларның барысы да аңа лирик, драматург кына түгел, ә үзенчәлекле җыр язучы буларак та уңыш тәэмин итә. Халыкта популярга әверелгән җырлары эчке музыка белән сугарылган, мәгънә төгәллеге һәм сәнгать такты белән билгеләнгән. «Мәтрүшкәләр» җырын күпләр белә һәм ярата, мөгаен. Аның сюжеты гади, ләкин күңелгә үтеп керә: әнисе улына авылдан туган як басуларында үскән кипкән мәтрүшкә чәчәкләрен җибәрә. Улы моңсуланып әнисенең аңа шундый «хат» белән нәрсә әйтергә теләве турында уйлый.
Илдар Гафур улыннан, шагыйрь булмасагыз, кем булыр идегез, дип сорадым. Ул элек әдәби юнәлеш турында хыялланмавы, ә шигырь генә язуын әйтте. Инде арытаба фронттагы дустыннан шигырьләрен окопларда кычкырып укуларын белә. Әтисенә җибәргән «Дошманга атканда, кулың калтырамасын...» шигыренең астына ул «Шагыйрь улың» дип язып куйган. Ул вакытта аңа 9 яшь була. Җитмештә, очрашу вакытында, ул: «Ә хәзер менә үземне шундый югары исем белән атый алмыйм. Чөнки шагыйрь – ул халык вөҗданы», – диде. Ә арытаба: «Диплом буенча педагог, татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Ләкин миннән педагог чыкмады. Моның өчен талант кирәк, ә миндә ул юк...», - дип өстәп куйды. Менә шундый үтә тыйнак шәхес иде ул. Без яраткан, бәһалаган, дан җырлаган талантлы кешеләр күп, шул ук вакытта аларның зур һәм кече холык җитешсезлекләрен, күңеле халәтен, халык белән аралашу рәвешен гафу итәбез. Илдар Гафур улының җитешсезлекләре юк иде кебек тоела, ул чиста күңелле, инсафлы, югары мәдәниятле, гаҗәеп акыллы зат булды.
Әнисе улына хатында җибәргән кипкән мәтрүшкә чәчәкләре шигырьдә тапкыр сүзләр «әйтә»: «Мәтрүшкәләр кебек кибәрсез сез, өзелсәгез туган жирләрдән…». Илдар Гафур улы, йөрәген кызганмыйча, күңел көчен тулысынча сарыф итте, 2004 елда вафат булды. Ләкин ул элеккечә безнең белән, аны бөек, кабатланмас шагыйрь итеп тудырган туган җирендә. Безгә шул гаҗәеп кешенең якташы булуыбыз белән горурланырга гына кала.
Читайте нас: