ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 гыйнвар 2018, 10:33

Алар яшь, әмма инде герой

«Республика Башкортостан» гәзите фикеренчә «Ел кешесе» конкурсында җиңүчеләр арасында Яңавылдан дүрт егет бар

Уфада 15 гыйнварда Республика йортында «Республика Башкортостан» гәзите фикере буенча «Ел кешесе» җиңүчеләрен бүләкләделәр. Өлкән галимнәр, җәмәгатьчеләр, сәнгать эшлеклеләре арасында үткән елның сентябрендә көчләүчедән баланы коткарган Яңавылдан дүрт кыю үсмер Джахонгир Мирзаиев, Булат Миңнегалиев, Илдар Юлдашев (сулда), Адель Гыйниятуллин да (уңда) бар.
Балаларны чарага озата килүче Р. Гәрәев исемендәге мәктәп директоры урынбасары сөйләвенчә, мәктәп укучыларын аларның батырлыгы өчен шундый ук исемле номинациядә җиңүче дип игълан иткәннәр, ә республика башлыгы Рөстәм Хәмитов аларга дөрес тәрбия биргән өчен ата-аналарына рәхмәт белдергән. Бу вакыйга үсмерләрне дулкынландырган. Менә үзләре нәрсә сөйли.
Джахонгир Мирзаиев:
– Рөстәм Хәмитов белән очрашудан иң яхшы тәэссорат калды. Ул барлык вакыйгадан хәбәрдар, аңа мөрәҗәгать итүчеләрнең барлык проблемаларын белә, аларга булышырга вәгъдә иткән.
Илдар Юлдашев:
– Бик дулкынландыргыч, шулай ук «Ел кешесе» исеменә лаек булган күп искиткеч шәхесләрне күрдек. Ике сәгатьлек әңгәмәнең ничек үткәнен сизми дә калдык, чөнки сөйләшү ачык, изге һәм эчкерсез узды.
Читайте нас: