ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 гыйнвар 2018, 11:55

Камаловлар: «Тәүлектә сәгать күбрәк булсын иде!»

Яшь гаилә тормыштан канәгать

«Яшь гаилә-2017» район конкурсында гран-при алган Камаловлар белән якыннан танышып, җиңүче исеме аларга очраклы бирелмәвенә тагын бер тапкыр инандык. Илнар Фәнүс улы, Айсылу Гыйльфан кызы һәм аларның уллары – тугыз яшьлек Инсаф һәм сигез яшьлек Ильяска карап, дүрт ел элек төзелгән зур йортта чын бәхет урнашуы ачыкланды.
Камаловлар сентябрьдә үзенчәлекле юбилей – гаилә тормышының ун еллыгын билгеләгән. Алар күрше авылларда (Илнар – Тау, Айсылу – Түбән Чат) туып-үскән, ә 2007 елда гына якыннан танышкан. Ул елны армия хезмәтеннән кайткан Илнар дуслары белән күрше авылга дискотекага барган. Чагу һәм актив кыз егетнең йөрәген шундук яулап алган. Егет тә төшеп калганнардан түгел – Ходайбирдин исемендәге колхоз алдынгыларының танылган гаиләсеннән. Күп бала үскән йорттта Илнар инде мәктәп эскәмиясеннән эшләгән: каникул вакытында комбайн штурвалын кулыннан төшермәгән. Армиягә кадәр механик техникумын тәмамларга өлгергән һәм Ижевск аграр вузына укырга кергән. Армиядән старшина исеме белән кайткан. Аны контракт буенча калырга ничек үгетләүләре турында елмаеп искә ала. Ә Түбән Чаттан эш сөючән әти-әнисе Каламовлар рухында, максатчанлык һәм тырышлыкта тәрбияләнгән Айсылу аңардан һич калышмаган.
Яшьләр тиздән өйләнешә һәм туй үткәрә. Тәүдә тулай торакта яши, арытаба, әти-әнисе белән киңәш итеп, «Истәк» микрорайонында җир сатып ала. Күчкәндә, йортлары яртылаш кына әзер була. Аны булдыра алганча төзеп бетерәләр. Якыннары бик ярдәм итә. Бу ярыйсы гына катлаулы чорга туры килә. Барлык проблема һәм авырлыкларны бергә кичерәләр. Уллары да үсеп җитә - аларның арасы бер генә яшь. Әти-әнисенең иңенә төшкән тоташ җаваплылыкны аңлый һәм аларның мавыгулары, талантларын үстерү өстендә актив шөгыльләнә. Улларын чын ир-егет итеп тәрбияләргә тырышалар.
– Малайлар печән вакытында да читтә калмый, һәм умарталыкта эшләү тәртибен инде ярыйсы гына яхшы белә, – ди Илнар. – Бергә бассейнга йөрибез, җиңел атлетика белән шөгыльләнәбез. Ильяс – теш табибы, Инсаф поезд машинисты булырга хыяллана. Киләчәкләренең якты һәм безгә ышанычлы терәк була алуын телибез.
«Таргин Бурение» ширкәтендә эшләүче Илнар икенче вузны тәмамлый, монысы нефть системасы буенча. Айсылу - Яңавыл район үзәк дәваханәсендә шәфкать туташы. Коллективы турында ихтирам белән сөйли, эшен ярата. Камаловлар гаилә йолаларын хөрмәт итә, әмма өйдә утырырга яратмый, еш кына әти-әнисенә кайта, табигать кочагына чыга.
– Гаиләнең ныклыгы, әлбәттә инде, мәхәббәттә, ышануда, – дип өсти алар. – Ләкин сабырлыкта да булуы сер түгел.
Камаловлар бер нәрсәгә генә зарлана: вакыт җитмәүгә. «Тәүлектә сәгать күбрәк булсын иде!» – ди алар.
Читайте нас: