ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 гыйнвар 2018, 10:35

Ул чын күңелдән кешеләргә хезмәт итте

Мөнәвир Фазлыев иҗатына багышланган китап дөнья күрде

Истәк авылында туып-үскән педагогик хезмәт ветераны, кече Ватанының патриоты Мөнәвир Фазлыевның исеме күпләргә таныш. Кызганычка каршы, ул безнең арада юк инде. Киләсе елда 85 яшен билгеләр иде.
Мөнәвир Ибраһим улының шигъри әсәрләре һәм кыска хикәяләре үзе исән чакта ук җыентыкта бастырылды. Әзерлек эше һәм архив материалларыннан өземтәләр байтак булса да, туган авылы Истәкнең тарихы һәм хәзергесе турында китап чыгару хыялы тормышка ашмый калды. Алар гаилә архивында саклана.
Иренең хыялы турында белеп, Рәшидә Закирҗан кызы төрле елларда район һәм республика гәзитләрендә бастырылган хатирә, мәкаләләре белән китап чыгарырга карар итә. Алар барысы да туган як һәм аның кешеләренә багышланган. М. Фазлыевның «Служил он людям всей душой...» исемле зур булмаган җыентыгы Яңа ел алдыннан дөнья күрде. Ул аз тираж белән «Белая река» нәшриятында бастырылды. Китапны укучылар биредә үзләренә таныш кешеләрнең тормышыннан күп кызыклы факт һәм вакыйгалар таба ала.
Китапны басмага әзерләүдә Мөнәвир Фазлыев кайчандыр эшләгән «Яңавыл таңнары» район гәзите хезмәткәрләренең ярдәм итүен билгеләве күңелгә ятышлы. Җыентыкның эчтәлекле, чагу һәм матурлыгын билгеләргә кирәк.
Читайте нас: