ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 гыйнвар 2018, 15:17

Тоташ урам белән ял иттек. «Простоквашинода»

Күршеләренә мондый шатлыкны Хафизовлар ясаган

Октябрь урамында барыбыз да яраткан «Каникулы в Простоквашино» мультфильмыннан геройлар яши башлаган. Тәүдә иске кирпеч йорт янында велосипедта колакчын бүрек һәм кулбашы аша «Почта» дигән язулы сумкасы һәм кулбашында чәүкәсе белән хат ташучы Печкин утыра. Соңрак каршыда йорт янында бер-бер артлы Шарик, Дядя Федор һәм Кот Матроскин барлыкка килгән. Бераздан Дядя Федорның чаңгы тоткан әнисен, ә тагын бер көннән соң әтисе – фәнни хезмәткәрне күрдек. Шушы кар сыннары мультфильм геройларына охшашлыгы белән таң калдыра.
Бу искиткеч могҗизага һәрвакыт сокландык һәм кем эше икән дип, баш ваттык? Кичләрнең берсендә ир-егетнең Кот Матроскинның өзелгән аягын «ремонтлавына» шаһит булдык. «Ялгыш кына, мөгаен, балалар баскандыр, – ди ул. Һәм болай дип өсти: – Печкинның да еш кына аягы ватылып төшә, ягъни берәрсе ихтыярсыз тиядер...» Без бу кешенең эшкуар Айдар Хафизов икәнлеген ачыкладык. Аның талантының кайдан килүен сорамый булдыра алмадык, ә ул болай дип җавап бирде: «Белмим, эшләп карадым – килеп чыкты». Кардан мультфильм геройларын ясау фикере Хафизовларда үткән елда ук туган. Ул чакта ихатада Винни-Пух хакында мультфильмнан төп геройның чамасыз аппетиты өчен Куянның ишектә кысылып калуы турында сцена ясаган. Янәшәдә Пятачок тора, ә Куян хәлләрне балконнан күзәткән. Алар арасында тагын «берни аңламаучы» Ябалак. Быел сыннарны урамда урнаштырырга карар иткәннәр. Каникулны Хафизовлар гына түгел, тоташ Октябрь урамында яшәүчеләр мультфильм геройлары белән Простоквашинода үткәргән. Бу матурлыкта күршеләренең дә хезмәте бар: персонажларны эшли башлагач, кар бик аз булган, тирә-яктан ташыдык – берсе дә саранлашмаган.
Шул арада социаль челтәрләрдә кардан ясалган Простоквашино геройларын тикшерәләр. Лайк һәм сокланып язылган текстлар байтак. Кызганыч, җылы көннәр башлану белән бар сыннар да эри. Алар һәрвакыт искиткеч мультфильмны, чын дуслык һәм мәңгелек кыйммәтләр турында кешеләр хәтеренә төшереп торса яхшы булыр иде.
Читайте нас: