ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 февраль 2018, 10:41

Авыл укытучысыннан профессорга кадәр

8 февраль - Русия фәннәре көне

Укытучылар Фираз, Фәрис, игезәкләр Фәнит һәм Фәрит Харисовларның династиясен яңавыллылар яхшы белә. Аларның гомум педагогик эш стажы йөз илле елдан артык тәшкил итә. Бүген сүз энеләре өчен бөтен нәрсәдә һәрвакыт үрнәк абыйлары Фираз хакында. Ул Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, РФ югары һөнәри белеменең мактаулы хезмәткәре, РФнең атказанган фән эшлеклесе, ТРның атказанган мәктәп укытучысы һ.б. исемнәре бар.
Авыл малаеның зур фәнгә юлы нинди булган? 1 санлы мәктәпне тәмамлаганнан соң тырыш, башкаручан егетне Истәк сигезьеллык мәктәбенә чакыралар. Лаборант, татар теле, сызым укытучысы булып эшләгән. Арытаба ул Совет армиясе сафларында хезмәт итә, Казан дәүләт педагогия институтында югары белем ала.
Казанда уку еллары гаять эчтәлекле була. Ул тулай торакның студентлар советын җитәкли, факультетның стена гәзите мөхәррире була, фәнни-тикшеренү эше белән шөгыльләнә... Республика алдынгы төзелеш отряды комиссары, Варшава шәһәрендә Совет һәм Польша яшьләре оешмаларының Халыкара семинарларында катнашучы, Казан шәһәренең Ленин башкарма комитеты бүлеге мөдире урынбасары һәм шул ук башкарма комитетның партия оешмасы секретаре – бу шулай ук Фираз Харисов турында.
Аның арытабангы тормыш юлы Казан дәүләт педагогия университеты белән бәйле. Биредә ул ассистенттан профессорга кадәр барып җиткән. 16 ел читтән торып уку, укыту, укыту-тәрбия эше буенча проректор, беренче һәм шулай ук социаль-тәрбия эше буенча проректор булган. 2011 елның сентябреннән – заманча татар теле һәм укыту методикасы кафедрасы профессоры һәм Казан (Идел буе) федераль университеты җитәкчесе урынбасары, 2012 елның июленнән – заманча татар теле һәм укыту методикасы кафедрасы мөдире. Якташыбыз – татар телен укыту методикасы буенча беренче фәннәр докторы. Аның тарафыннан 490 фәнни-методик эш бастырылган.
Соңгы елларда Фираз Харисовның фәнни-методик мәнфәгатьләре даирәсе киңәйгән. Аерым алганда, ул 5-11 сыйныфлар өчен француз теле буенча дәреслекләр төзегән һәм бастырган, сүз уңае, Русиядә аларга тиңнәр юк.
Фираз Фәхраз улының гаиләсе дә гыйлем белән тыгыз бәйле. Хатыны Чулпан Мөхәррәм кызы белән алар бергә эшли. Уллары Илшат – икътисад фәннәре кандидаты, Америкада яши, консалтинг компаниясендә проектлар төркеме директоры. Кызлары Гөлшат КФУның Педагогика һәм психология институтында эшли, психология фәннәре кандидаты.
Читайте нас: