– Римма Мәгънәвиевна, тавыш бирергә барырга кирәк, дибез. Ә шулай да ни өчен? Нигә безгә шулкадәр күп кешенең килүе кирәк?
– Беренчедән, сайлауда катнашу – бу гражданнарның конституцион хокукы. Һәм әгәр шундый хокук бирелгән икән, аннан баш тартырга кирәкми, чөнки бу үз позицияң турында белдерү ысулы. Икенчедән, кеше җәмгыятьтә яши, шуңа күрә гомум тормышта катнашырга тиеш. Барыбызда бер-беребезгә бәйле. Үзебез бер нәрсәдә катнашмагач, ничек нәрсәдер таләп итә алабыз. Әйе, авыр хәл ителүче проблемалар бар, кешенең ниндидер уңайдан властьтан канәгать түгел чагы була. Ләкин ул тавыш бирергә бармаганнан хәл яхшы якка үзгәрмәячәк. Аның тавышын ничектер куллана алулары турында шик туачак. Гражданин ни өчен сайлауга килмәве турында сорауга үзенә җавап бирергә тиеш. Моның белән ул нинди анык проблемаларны хәл итәчәк? Ни өчен барырга кирәк? Чөнки гражданнарның сайлау хокукы гарантияләрен тәэмин итәргә тиешбез. Халыкның ирекле сайлау юлы белән властьны формалаштыруда катнашырга хокукын тормышка ашырырга мөмкинлеге булсын өчен.
– Гражданнар нинди сайлау, кайчан һәм кайда тавыш бирү үтәчәген беләме?
– Моның өчен бар мөмкин булган нәрсә эшләнә. Киңкүләм мәгълүмат чаралары сайлау игълан ителү көненнән сайлаучыларга сайлау алды кампаниясе барышы турында мәгълүмат ясый. Бу этапта агитацияләү кампаниясе үтә, кандидатларның сайлау алды программалары белән танышу мөмкинлеге бар. Сайлау комиссияләре турында сөйләгәндә, комиссия әгъзалары сайлаучыларның фатиры буенча йөрү дәвам итә. Аның төп максаты – сайлау участокларының урыны турында хәбәр итү, чакыру тарату, инвалидлар, авыруларга тавыш бирү өчен шартлар тудыру өчен алар хакында алдан төгәллек кертү.
– Районда тавыш бирү өчен шартлар тудырылганмы?
– Бу мөһим бурычлардан берсе. Исемлеккә 37500 сайлаучы кертелде. Аларның кайберсе 18 мартта сайлау участогына килә алмаячак. Әле яшәү урыны буенча тавыш бирү теләге турында гариза белән бүгенгә сайлау комиссияләре һәм МФЦга 350дән артык кеше мөрәҗәгать итте. 48 сайлау участогы әзерләдек һәм җиһазландырдык, алардан 15е шәһәрдә, калганы – авылларда. Дүртесе – сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары, унбише тавыш бирү башлануга кадәр һәм аның барышында, шулай ук тавышларны исәпләү вакытында эшләячәк видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылган. Ул тәү тапкыр тавыш бирү йомгаклары турында протоколлар кабул ителәчәк территориаль сайлау комиссиясе бинасында да урнаштырылды. Участокларга телефон үткәрү, янгын хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләләре хәл ителде, террорчылыкка каршы юнәлешле сораулар контроль астында. Участокларның байтагы кул ярдәмендә эшләүче тимер детекторлар белән җиһазландырылачак.
– Сайлау участокларында күзәтүчеләр булачакмы?
– Һичшиксез. Кандидатлар, сәяси партияләр, кандидаттан хәлиткеч тавыш хокукы булган сайлау комиссиясе әгъзаларыннан тыш бу сайлауда Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының җәмәгать палаталарыннан да күзәтүчеләр була.
– Безгә, сайлаучыларга, 18 март көнендә нәрсә эшләргә кирәк?
– Җавап гади: гражданлык бурычын үтәргә, ә моның өчен паспорт белән сайлау участогына килергә һәм ил президентына кандидатларның берсе өчен тавыш бирергә. Сайлау комиссиясе әгъзалары 8 кандидатның исеме язылган бюллетень бирәчәк. Берсенең исем-фамилиясе каршына билге куярга кирәк. Сайлау участоклары иртәнге сәгать 8дә ачылачак, ә тавыш бирү 20 сәгатьтә тәмамлана. Барысын да көтеп калабыз. Яңавыллылар, һәрвакыттагыча, актив булыр һәм туган илнең иң яхшы киләчәге өчен тавыш бирер, дип ышанабыз.