ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 март 2018, 10:36

Гомум эшкә керткән өлеш

Г. Рузакова барлык нечкәлекләрне белә

- Шәхси сектордан, шулай ук предприятие һәм оешмалардан каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга шартнамә төзибез, – дип сүзен башлады «Жилсервис» ширкәтенең шартнамәләр төзү бүлеге башлыгы Гольсюя Рузакова. – Үткән елдан берничә авыл биләмәсе белән хезмәттәшлек итәбез.
Гольсюя Гадыл кызы эшенең барлык нечкәлекләрен белә, дип күзалларга кирәк. Ул монда ун ел элек диярлек килгән. Хезмәт юлын бу предприятиедә контролер вазыйфасында башлаган. Бер елдан соң инженер, аннары бүлек башлыгы итеп билгеләгәннәр.
– Яшьләр белән эшлим. Инженер Юлия Гыйндуллина, контролер Ләйсән Ситдыйкова һәм Ләйсән Фәйзрахманова – барысы да әфарин, башкаручан һәм тырыш. Алар бик актив, спортчы, артист – ди Г. Рузакова. Башка шәһәрләрдә булып, ул ихтыярсыз урам, йорт подъездлары торышының каралганлыгына игътибар итә.
– Яңавылда коммуналь хезмәтләр, шәһәр хакимияте көйле эшли, шуннан нәтиҗә күренә. Шәһәр чәчәкләргә күмелеп утыра.
Каты көнкүреш калдыкларын җыю буенча мәйданчык, контейнерлар тәртиптә. Күп фатирлы йортларда подъездлар чиста, каралган... Яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары шушы сүзләрне сөйләгәндә, монда минем дә хезмәт өлеше барлыгын аңлыйм, – дип таный ул.
Гольсюя Гадыл кызы ире Остон Мирзоевич белән ике искиткеч кыз тәрбияләп үстергән. Өлкәне Гөлназ банкта эшли. Ул инде ике сөйкемле кызның әнисе. Нефтекамада яши. Кечесе Айгөл Уфа шәһәренең мировой судында секретарь, магистратурада укуын дәвам итә.
– Ә иремнең куллары алтын һәм йөрәге изге. Миңа гел ярдәмләшә. Без аның белән утыз елдан артык бергә, – ди ханым. – Тиздән миңа хаклы ялга. Киләчәккә планнар корабыз.
Читайте нас: