ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 март 2018, 10:15

Күп нәрсәгә ирешә алабыз

Быел да проектларны тормышка ашыру дәвам итәчәк

Урындагы башлангычларны яклау программасы турында ишетмәгән кеше бүген инде юктыр, мөгаен. Аның төп бурычы – халыкны авыл һәм шәһәр территорияләренең көнүзәк проблемаларын гамәли хәл итүгә җәлеп итү.
Шушы программа шартлары буенча яшәүчеләр үзләре проблеманы билгеләргә, проект булдырырга һәм аны тормышка ашыруга кирәкле акчаның ким дигәндә 5% күләмен җыярга тиеш, калганы республика һәм район бюджетыннан бүленә. Программага керү өчен, берничә этап үтәргә кирәк: халык җыелышы оештырырга (анда объект билгеләнә), конкурста катнашуга заявка әзерләргә, проектларга дәүләт экспертизасы үткәрергә, арытаба Финанслар министрлыгында тикшерелгән заявкалар конкурс сайлап алуга эләгә. Җиңүчеләр республика бюджетыннан субсидия бүлүгә хокук ала.
Урындагы башлангычларны яклау программасында безнең район 2016 елдан катнаша, ике ел эчендә авыл биләмәләрендә 17 проект тормышка ашырылды. Бу юлларны төзү, ремонтлау, балалар һәм спорт мәйданчыкларын җиһазландыру, мәдәният объектларын ремонтлау, ял зоналарын төзекләндерү, беренчел янгын хәвефсезлеге чараларын тәэмин итү һ.б. Тупланган тәҗрибә, әгәр дөрес заявка бирсәң һәм Урындагы башлангычларны яклау программасын халык һәм иганәчеләр (алар ролендә урындагы эшкуарлар чыгыш ясый) тарафыннан кушма финанслауның мөмкин кадәр күбрәк өлешен сайласаң, конкурста җиңәргә мөмкин булуын күрсәтә.
2018 елга Яңавыл районыннан конкурска 19 проект куелган – барлык авыл һәм шәһәр биләмәләреннән заявка бар. Бөтенесендә дә җыелыш үтте, биредә халык проблемаларның берсен хәл итү өчен тавыш бирде. Тугыз проект юлга кагыла, дүртесе – зират киртәсен яңарту, икесе – мәктәп ремонтлау, берәр – ял зонасын төзекләндерү һәм спорт, тренажер җиһазлары сатып алу. Ә шәһәрлеләр «Южный» микрорайонында балалар спорт мәйданчыгын төзекләндерү өчен тавыш бирде. Кирәкле документация, башка озату документлары әзерләнгән, бүген проектлар дәүләт экспертизасы уза. Әгәр барлык проектлар конкурста сайлап алу үтсә, аларны тормышка ашыруга республикадан субсидияләр, урындагы бюджет һәм халык акчасыннан кушма финанслауны исәпкә алып, гомумән алганда, якынча 15 миллион сум юлланыр дип көтелә. Комиссия 13 апрельгә кадәр проектларны карауны тәмамларга тиеш. Нинди проектларның сайлап алынуын һәм бюджет ярдәме алачагын май аенда беләчәкбез. Ә арытаба инде – анык гамәлләр.
Читайте нас: