ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 апрель 2018, 15:37

Айгөл Хөсәенова: республика дәрәҗәсендәге уңыш

Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч дәваханәдә эшли

Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч-2018» республика конкурсында быел төрле тармаклардан 73 кеше катнашты. БРның Хезмәт, гаилә һәм халыкны социаль яклау министрлыгы һәм БРда Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм төбәк Профсоюзлар федерациясе булышлыгында «Тармакара институт» шәхси мәгариф учреждениесе оештыручы булып чыгыш ясады. Район үзәк дәваханәсенең хезмәтне саклау буенча белгече Айгөл Хөсәенова конкурста Яңавыл намусын яклаган.
– Ул биш этаптан торды, катнашучылар сәнәгать, шулай ук сәнәгать булмаган тармакларны күрсәтте, сәламәтлекне саклау өлкәсен уннан артык кеше тәкъдим итте, – дип сөйли Айгөл Валерьевна. – Беренче өч этап нәтиҗәләре буенча жюри их яхшы күрсәткечләре булган 20 конкурсантны сайлап алды, алар арасында мин дә бар. Арытаба аерым төркемнәрдә (сәнәгать һәм сәнәгать булмаган өлкәдә) һөнәри стандартта каралган барлык компетенцияләрне тикшерү буенча язма тестлаштыру тапшырдык. Нәтиҗәдә йомгаклар буенча җиңүчеләр билгеләнде.
Жюри сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәтләр күрсәтүче оешмалар арасында мине иң яхшы белгеч дип игълан иткәч, әлбәттә, күңелгә ятышлы булды.
«Бу лаеклы бүләк, – ди Яңавыл район үзәк дәваханәсенең баш табибы Ришат Хәкимов. – Айгөл Валерьевна – квалификацияле белгеч, йөкләмәләрен намуслы үти. Республика конкурсында ул моны исбатлады да. Тәү тапкыр катнаштык һәм шундук иң яхшылар исәбенә кердек».
Читайте нас: