ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 апрель 2018, 16:59

Яңавылда «халык контроле»

Хезмәтләр һәм сәүдә өлкәсендә нинди бозулар ачыкланган

Үткән җомга Яңавылда «Бердәм Русия» партиясенең Төбәк сәяси советы әгъзасы Гөлнур Колсарина булды. Сәфәрнең максаты – «Халык контроле» партия проекты кысаларында тәкъдим ителгән хезмәт һәм әйберләр сыйфатын тикшерү.
«Халык контроле»нең теге яки бу объектларга йөрүнең анык планы юк иде, Ленин һәм Совет урамнарының юл чатындагы даруханәдән башладылар. Биредә халыкның аз хәрәкәтләнүчән төркеме өчен чакыру төймәсе икенче тапкырдан эшләгән. Моннан тыш, Г. Колсарина даруханә мөдиренә иң якын арада даруларны мәҗбүри маркировкалау кертеләчәге турында белдерде. Бу киштәләрдә ялган продукция булмасын өчен эшләнә. Юл аша урнашкан «Пятерочка» супермаркеты киләсе билгеләнеш пункты. Биредә черек яшелчә-җимеш, яраклылык вакыты чыккан әйбер, азык-төлекне дөрес сакламау кебек бозулар ачыкланды. Аерым алганда, сүз хәләл продукция турында. Әгәр хәләл колбасаны, мисалга, дуңгыз мае белән янәшә сакласаң, мондый колбаса хәләл булып исәпләнми.
Гаделлек өчен шушы һәм югарыда санап үтелгән бозулар теге яки бу дәрәҗәдә шушы көнне комиссия булган –»Аксарлак», «Юбилейный» сәүдә-сервис үзәгендәге «Магнит» («Үзәк» тукталышка каршы «Магнит» ремонтка ябык...) кебек башка супермаркетларга да хас.
Яраксыз продукцияне «Халык контроле»нең утильләштерергә мәҗбүр итүе игътибарга лаек (әйе-әйе, аларның мондый вәкаләте бар).
Супермаркет киштәләрендә республика продукциясенә урын булуына үзгә игътибар бүленде. Күренеш төрлечә иде.
Поликлиника һәм «Домашняя кухня» («Аксарлак») «Халык контроле»ннән кимрәк шелтә алды.
Әгәр дә мондый тап булсагыз, «Халык контроле»нә мөрәҗәгать итә аласыз. Моны башкару гади – «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Народный Контроль Респ. Башкортостан ЕР» төркемен табып, шунда язарга гына кирәк.
Читайте нас: