ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 апрель 2018, 10:10

Аллаһның рәхмәте һәм бәрәкәте мул

Исламда изге рәҗәб ае дәвам итә

«Рәҗәб» сүзе бөекләү дигәнне аңлата. Бу ай үз эченә безнең өчен истәлекле ике бәйрәмне алган, алар исә Рәгаиб һәм Миграҗ кичәләре һәм шунлыктан Рәҗәб байтак айлардан күп ягы белән өстенерәк санала. Рәгаиб кичәсе (быел 22 мартка туры килде) - пәйгамбәребезнең әти-әнисе никахлашкан-кавышкан көн. Үзе җомга, үзе Рәгаиб кичәсе көне. Икеләтә бәйрәм дип санала. Мөселманнар өчен мөһим вакыйгаларның берсе Мигъраҗ кичәсе Рәҗәб аеның 26нчы көненнән 27сенә каршы кичтә була. Ул 13еннән 14 апрельгә туры килә. Кыскасы, бу айда мөселманнар, динебез тарихына бәйле әһәмиятле вакыйгалар күп.
Мигъраҗ – пәйгамбәребезнең иң зур могҗизаларыннан берсе. Әлеге кичне Аллаһның киң рәхмәте белән пәйгамбәребез Борак дигән канатлы атка атланып Мәккә шәһәреннән Иерусалимга һәм аннан җиде кат күккә – Аллаһы Тәгаләнең тәхете янына могҗизалы сәяхәт иткән. Иерусалим шәһәрендәге Акса мәчетенә барып, пәйгамбәрләргә имам булып, ике рәкәгать намаз укыган. Бу кичне пәйгамбәребез Аллаһы Тәгаләгә берәү дә артык якын була алмый торган дәрәҗәләргә күтәрелгән.
Мигъраҗ вакытында Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) үзенең әмерләрен җиткергән. Мөселманнарга көнгә биш тапкыр намаз уку фарыз ителгән, «Бәкара» сүрәсенең ахыргы ике аяте иңдерелгән һәм Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) кыямәт көнендә өммәте өчен шәфәгать кылу бүләк ителгән.
Мигъраҗ уразасы 100 көн ураза тотуга тиңләнә.
Менә шундый Аллаһның рәхмәт ае ул - Рәҗәб ае. Бу айда һәм шулай ук туачак Шәгъбан һәм Рамазан айларында сәдакә биреп, ятим, мескен, авыруларны сөендерү дә бик саваплы. Бу айларда яман эшләрне калдырып торырга кирәк, Аллаһнын, бәлки, безгә рәхмәте булыр, телне дә, күңелне дә пакъларбыз.
Рәжәб аен, изге дип санап, аны кадерләп, Аллаһы Тәгалә кушканча, яхшы итеп үткәрергә кирәк. Шәгъбан, Рамазан айларында да Аллаһы Тәгалә каршысында чиста, пакъ булып, гонаһларыбыздан арынып, изге гамәлләр белән күренеп калыйк.
Читайте нас: