ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 апрель 2018, 18:12

Эшкә урнаштыру авырлыклары

Инвалидлар мәшгульлеге мәсьәләсе ничек хәл ителә

Инвалидларны эшкә урнаштыру – проблемалы нәрсә. Эшкә кабул итү турында гариза белән учреждение яки оешма ишеге янында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кеше барлыкка килгәч, кайбер җитәкчеләр еш кына аларга үзгә шартлар тәэмин итү юклыгы, булганкуркыныч һ.б. сылтана башлый. Кайберләре гражданнарның әлеге категориясен эшкә урнаштыру тәртибе белән бөтенләй таныш түгел һәм алардан баш тарта. Инвалидның физик җитешсезлеге сәбәбе буенча аны эшкә урнаштырудан баш тартырга ярамавын аңларга кирәк. Бу хакта РФ Хезмәт Кодексының 64 мәддәсе 3нче пунктында язылган.
Шәһәр һәм районда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсенең гамәлдә ничек хәл ителүе белән кызыксынырга карар иттек.
– Соңгы ике айда биш инвалид эш белән тәэмин ителде, – ди Халык мәшгульлеге үзәге филиалы директоры Фәрит Шәрәфетдинов. – Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән берәмлекләргә ярдәм итмәүдә эш белән тәэмин итүчеләрне генә гаепләү дөрес булмас иде. Тәкъдим ителгән вариантлардан инвалидлар ешрак үзләре баш тарта. Инвалидны реабилитацияләү яки абилитацияләүнең шәхси программасы юклыгы сәбәпләрнең берсе булып тора, чөнки аны төзү өчен Уфага барырга кирәк, һәм күпләр инвалидлыгын алудан курка. Халык мәшгульлеге үзәге белгечләре шундый гражданнар белән аңлату эше алып бара. Шулай ук БР бюджетыннан юридик берәмлекләргә, шәхси эшкуарларга инвалидлар хезмәтен куллану белән бәйле чыгымнарны каплатуга субсидия бирү Тәртибе төзелде. Аның кысаларында «ЯнаулВодоканал» ширкәтенә инвалид эшкә урнаштырылды. Берсе «казанлык операторы» белгечлеге буенча уку үтә, арытаба аны «Тепловодоснабжение» ширкәтенә урнаштыру планлаштырыла.
Нәфидә Мазеина – агымдагы елда халык мәшгульлеге үзәге аша эш табучылардан берсе. Ул Яңавылга Алтай краеннан кызы белән килгән. Педагогик белемле Нәфидә Мазеина, эш эзләп, халык мәшгульлеге үзәгенә мөрәҗәгать итә.
– Төзәтү-интернат мәктәбенә эшкә проблемасыз кабул иттеләр, – ди Нәфидә Хәмзән кызы. – Хәзер әзерлек курсы үтәм, чөнки һөнәрем буенча мин башлангыч сыйныфлар укытучысы, ә биредә уку йортының үзенчәлеклеге сәбәпле олигофренопедагог кирәк. Дистанцион укыйм. Инде балалар белән уртак тел таптым.
Нәфидә Мазеина шулай ук Яңавылда торак алырга хыяллана һәм, авыр вакытта ярдәм иткәннәре өчен төзәтү-интернат мәктәбе җитәкчелегенә
Читайте нас: