ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 апрель 2018, 17:01

Руль артында – хатын-кыз

Автобус шоферы Лилия

Бүген юлларда автомашина белән идарә итүче хатын-кызлар ир-егетләрдән һич ким түгел кебек. Ә менә автобус шоферы – хатын-кызлар сирәк очрый. Күпләр «ЛиАЗ» яки «ПАЗик» руле артында гүзәл зат вәкилләре – гадәти булмаган хәл, дип исәпли. Ир-егетләр зарури мыек астыннан авыз ерачак, ә хатын-кызлар: «Беркайчан да утырмаячакмын!» – диячәк. Моңа карата төрле мөнәсәбәттә булырга мөмкин, ләкин безнең заманда хатын-кызлар бөтен һөнәрләрдә яраклылыгын күрсәтте, ахры, хәтта космоска да очтылар!
Сөйкемле, елмаючан Лилия Бикбаева һава фильтрларының ягулык фильтрыннан, ә мотор маеның трансмиссия маеннан нәрсәсе белән аерылып торуын бик яхшы белә. Аның белән транспортның теләсә кайсы төренең үзенчәлеге турында җиңел генә әңгәмә алып барырга мөмкин. Чөнки Лилия – автобус шоферы. Шәһәрдә ул бердәнбер.
Моңа ничек ирешкән? Балачактан зур машина һәм автобуслар йөртергә хыялланган,әмма бу һөнәрнең ир-егетләрнеке булуы тотып торган. Җиңел автомашинада рәхәтләнеп йөргән. Ике очрак шундый җаваплы карар кабул итәргә этәргән. Беренчедән, эшен югалткан. Икенчедән, күрше Нефтекамада шәһәр автобусы руле артында хатын-кызны күргән һәм бәхетен сынарга карар иткән. Моның өчен «D» категориясенә укып чыгарга туры килгән. 4 санлы Яңавыл пассажирлар колоннасында шоферлар арасында хатын-кыз барлыкка килүенә, бәлки, бик үк шат булмаганнар, ләкин: «Ошамаса – үзе китәр», – дип фикер йөртеп, эшкә алудан баш тартмаганнар. Ләкин беренче һөнәре буенча электр һәм газ ярдәмендә эретеп-ябыштыручы авырлыклар алдында югалып калырга күнекмәгән.
Шушы зифа буйлы ханымның автобуста шәһәр буенча пассажирлар йөртүенә менә инде өченче ай һәм ул авырлыкларга бирешергә җыенмый. Алай гына да түгел: мондый эшнең ошавын әйтә.
Шәһәрлеләр аны биредә хуплый, кайберләре рәхмәт белдерә, ә кайсылары, автобуска яшь сылу идарә иткәндә, утырып бару күңелгә ятышлы, ди.
Лилия Сергеевна гаиләсендә чын ярдәм тоя. Ире Сергей Юрисович аны кыю һәм тәвәккәл ди, ул үзе вахта ысулы белән эшли. 1нче сыйныфта укучы Костя әнисенең зур автобуска җиңел идарә итүе белән горурлана. Кызлары Валериягә әле биш яшь кенә, аңа, әлбәттә, әнисенең өйдә булуы күбрәк ошый, ләкин әнисенең автобусында йөрүдән дә баш тартмый.
Читайте нас: