ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 апрель 2018, 13:10

Дүрт үсмернең кайнар йөрәге

Күкрәккә тагыла торган билге белән бүләкләнгәннәр

12 апрельдә Русия Федерациясе Президентының кабул итү бүлмәсендә «Кайнар йөрәк» Бөтенрусия иҗтимагый-дәүләт башлангычы лауреатларын тантаналы бүләкләү үтте. Быел БРдан авыр тормыш хәлендә торып калганнарга битараф булмаган һәм ярдәмгә килгән 10 бала бүләккә лаек. Алар исәбендә Яңавылдан Адель Гыйниятуллин, Булат Миңнегалиев, Джахонгир Мирзаев һәм Илдар Юлдашев бар. Бу дүрт кыю үсмернең үткән елның сентябрендә баланы көч кулланучыдан коткаруын исегезгә төшерәбез. Яшь геройлар баш федераль инспектор Михаил Закомалдин кулыннан диплом, «Кайнар йөрәк» күкрәккә тагыла торган билгесе һәм шундый ук исемле Мактау китабы алган, аның битләре дулкынландыргыч, сабак булырлык, изге, илһамландыргыч тарихлар саклый. Шулай ук дәртләндерү сыйфатында алар «Орленок» Бөтенрусия балалар үзәгенә юллама алган.
Читайте нас: