ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 апрель 2018, 13:15

Зур юл төзелеше

Яңавыл аша Ижевск һәм Екатеринбургны берләштерүче трасса участогы үтәргә мөмкин

12-14 апрельдә Красноярск икътисади форумы узды. Безнең республиканың рәсми делегациясен Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов җитәкләде. Төбәк башлыгы Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович үткәргән транспорт буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты. Юл төзелеше өлкәсендә инфраструктура проектлары тикшерү темасына әверелде.
Рөстәм Хәмитов өч республика проектын тәкъдим итте: Уфаның Көнчыгышыннан чыгу юлы, «Баулы-Кумертау» юл участогын төзү, шулай ук Нефтекаманы төньяк-көнчыгыштан урап узу юлын. Соңгысы Яңавыл районның инфраструктура үсеше белән турыдан-туры бәйле.
– Ижевск һәм Екатеринбургны кушучы юл участогын үстерү турында сорау каралды. Без шул исәптән үз вариантыбызны тәкъдим иттек – Нефтекаманы урап узып, Яңавыл, Бөре, Караидел һәм Тастүбәгә чыгу белән Кама аша төзелгән яңа күпердән, ә Тастүбәдән инде Екатеринбургка күтәрелергә. Безнең проект өстенлеклеләрдән берсе буларак каралачак. Шундый карар кабул ителер, дип ышанам.
Утырышта өч зур транспорт соравы тикшерелде. Комиссия рәисе дә, әгъзалары да без чыгыш ясаган тәкъдимнәрне хуплады. Хәзер аларның тормышка ашырылачагын көтәбез, – дип билгеләде матбугат белән аралашуда Рөстәм Хәмитов.
Читайте нас: