ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+21 °С
Облачно
VK
Җәмгыять
19 Апреля 2018, 12:34

Яңавылның китап укучылары, берләшегез!

20 апрельдә район үзәк китапханәсе “Китапханәләр төне-2018” Бөтенрусия акциясенә чакыра.

Сезне бәйрәм концерты, китап уку алдынгылары белән очрашу, И.С. Тургеневның “Месяц в деревне” пьесасыннан өзек кую, “Москва слезам не верит” кинофильмыннан театрлаштырылган фрагмент, “Угадай ретро-хит!” музыкаль конкурсы, 90нчы еллар жанрында “Алтын хитлар” караокега җырлары, “СССРга әйләнеп кайтып” тарихи байкау, ихата һәм өстәл уеннары, фотозоналар, “Ностальгия” ретро-дискотекасы көтә, “Совет” буфеты эшләячәк. Шулай ук оригами, сынлы һәм рәсем сәнгате, сәйлән үрү, атлас тасмалардан чәчәкләр эшләү, Рубик кубигын җыю буенча мастер-класс үтә.
Башлана – 19 сәгатьтә.
Керү ирекле.
Читайте нас