ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 апрель 2018, 10:41

Кешеләрне коткару – изге эш

20 апрель – Донорларның милли көне

Бүген – үз каны ярдәмендә миллионлаган кеше гомерен саклап калучылар бәйрәме. Русиядә донорларның милли көненә 1832 елның 20 апрелендә башлангыч салына. Нәкъ шушы көнне ире, бала тудырганда күп кан югалткан хатынына кан биргән, һәм бу уңышлы булган. Моны Петербургның яшь акушеры Андрей Вольф башкара.
Халыкны социаль яклау республика үзәге филиалы бүлеге мәгълүматлары буенча, бүген районда «Русиянең мактаулы доноры» күкрәккә тагыла торган билгесе белән бүләкләнгән 89 кеше яши.
Арытабангы тормышын бу процедурадан башка күз алдына да китермәгән байтак актив кан донорлары бүген Нефтекама кан тапшыру станциясенә йөри. Анда Тартардан мактаулы донор Айрат Нәбиуллин да еш бара. Ул – Карман ГРЭСында «Охрана» ФДУПе хезмәткәре.
– Беренче тапкыр кан тапшырырга ияреп кенә бардым, дип әйтергә мөмкин – бергә эшләгән егетләр кан тапшырырга җыенгач, мине дә чакырдылар. Ул чакта 25 яшьтә идем. Шул вакыттан елына биш тапкыр кан тапшырам, – дип сөйли Айрат Ракыйп улы. – Бу авыр процедура түгел, әгәр сәламәтлек мөмкинлек бирә икән, ни өчен канга мохтаҗларга ярдәм итмәскә? Моңа өстәп, организмда ул гел яңара, сәламәтлек – даими контроль астында, медкомиссия үтеп торасың.
Шушы ун ел эчендә Айрат Нәбиуллин алтмыш тапкыр диярлек кан тапшырган, һәркайсында 450-470 мл. тәшкил иткән. Күпме кешенең гомерен саклап калырга ярдәм итүен Айрат, әлбәттә, белми, ләкин бер нәрсә аңа яхшы билгеле – арытаба да бу изге эш белән шөгыльләнәчәк.
Читайте нас: