ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 апрель 2018, 13:01

Флүр Сәетов: «Туган илгә ант бирдем»

26 апрель – Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүчеләр көне

Атом энергетикасының тоташ тарихында иң зур һәлакәт Чернобыль АЭСында 1986 елның 26 апрелендә була. Ул шартлау төрендә булган, реактор тулысынча юк ителгән, һәм тирә-як мохиткә бик күп радиоактив матдә бүленеп чыккан. Нәтиҗәне бетерү өчен шактый ресурслар мобилизацияләнгән, 600 меңнән артык кеше биредә катнашкан.
Мобилизацияләнгәннәр арасында ул вакытта Казахстанда яшәүче Флүр Сәетов тә булган (хәзер Янбарыс авылында гомер итә). Ул көн саен үз күзләре белән тирә-як мохиткә акрынлап зыян килүен күзәткән – автобус шоферы булып эшләгән, хезмәткәрләрне һәлакәт урынына йөрткән, һәм һәр рейста диярлек начарлана баручы күренеш күргән.
– Радиациядән тоташ янып беткән нарат урманы, кургаш белән капланган төзелешләр һәм ташландык техника, тирә-якта химиклар эшли, – дип искә ала Флүр Солтан улы аңа тапшырылган автобус тәрәзәсеннән күзәткән күренешне. Болар барысы да августтан декабрь ахырына кадәр дәвам итә, яңа гына кәләш алган Флүр Сәетов гадәттән тыш хәлләр булган урынга бару теләге белән
янмаган.
– Ләкин бурыч бурыч инде, – ди ул хәзер. – Туган илгә ант биргәч, баш тартырга оят.
Моның белән хатыны да килешкән. Әйткәндәй, Флүр Солтан улы сөеклесе Рабига Газиз кызы белән хезмәт юлын да бергә үткән – ире маршрут автобусы шоферы, хатыны – кондуктор булып эшләгән. Сәетовлар ике ул һәм кыз тәрбияләгән, хәзер инде биш оныклары бар.
Читайте нас: