ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 Май 2018, 15:49

Гаилә елы фоторәссамнар күзлегеннән

Тарихи-туган якны өйрәнү музеенда Гаилә елына багышланган фотокүргәзмә-конкурс ачылды. Биредә: «Минем гаилә һәм районның истәлекле урыннары», «Гаилә эшләре», «Әни һәм әти булу шатлыгы», «Туристик гаилә» һәм «Табигать кочагында ял» номинацияләрендә сюжетларны ачыклаучы 70тән артык эш бар. Рус географиясе җәмгыяте бүлекчәсе тарихи-туган якны өйрәнү музее һәм район хакимияте каршындагы җәмәгать советы белән берлектә күргәзмәне оештыручы булган.
– Бу инде музей белән берлектә үткәрелгән исәп буенча өченче фотокүргәзмә, – ди Рус географиясе җәмгыяте бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Харисов. – Чараның максаты – фотога төшерү ярдәмендә гаилә, ана булу һәм балачак, кече Ватан темасын ачу. Яңавыллыларны шулай ук фотоһәвәскәрләрнең иҗаты белән таныштырырга, шәһәр һәм районның мәдәни йолаларын ныгытырга телибез.
Фотолар эчтәлекле, һәрберсеннән уңай чалым бөркелә. Алар буенча районның туристик маршрутлары, истәлекле һәм матур урыннарын белергә мөмкин. Яңавылның күпмилләтле халкының ничек тату яшәве, эшләве һәм ял итүе турында сюжетлар шулай ук күп.
Җиңүчеләрне бүләкләү май уртасында «Музейлар төне» акциясендә үтә. Күргәзмә ике ай дәвам итәр дип күзаллана.
Читайте нас: