ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 Май 2018, 16:31

Бухарест, Будапешт, Венаны азат иткән

Карман авылыннан ветеран Тимергали Фәйзуллин 92нче язын каршылый

Карман авылында туып-үскән Тимергали Фәйзуллин соңгы елларда Энергетик бистәсендә оныгында яши. Ходай аңа сәламәтлекне биргән, 92 яшендә Бөек Ватан сугышы ветераны дәртле һәм ныклы күренә. Фронт яралары, әлбәттә инде, үзе турында искәртеп торса да.
...1943 елның ноябрендә Яңавылдан иллегә якын булачак солдат Туймазы бистәсенең укыту полкына җибәрелә. 17 яшьлек Тимергали дә. Кыска вакытлы укудан соң яшь солдатлар белән эшелон Владимир өлкәсенең Ковров шәһәренә юнәлеш ала. Арытаба, корал биреп, аларны Румыниядә калдыралар.
II Украина фронтының 693нче укчылар полкының рядовой укчысы Фәйзуллин – Бухарест, арытаба Будапештны азат итү өчен сугыша. 1944 елның ноябрендә аягы каты яралана.
– Бер ай Будапештның рус госпиталендә яттым, – дип сөйли Тимергали Сәмигулла улы. – Бераз хәлләнгәч, янә мобилизацияләндем, ләкин инде 151нче гвардия составында Австрия территориясенә. Ул вакытта тоташ диярлек Европа хәрабәләрдә ята, ул сугышларны искә алу әле дә авыр. Немецлар бөтен көче белән карышты, җирнең һәр кисәге өчен көрәште.
Якташыбыз Венаны азат итү өчен сугышта катнаша, арытаба аларның полкы Югославия җиренә аяк баса. 1945 елның март башында Тимергали Фәйзуллин янә җитди яралану ала – монысында кулына.
– Сугыш тәмамлану турында хәбәр безгә дә килеп җитте, – дип дәвам итә сүзен ветеран. – Яралар озак төзәлү сәбәпле, төрле хәрби госпитальләрдә озак дәваладылар. Германияне белән капитуляциядән соң бер ай үткәч, безне, барлык яраланучыларны, Кара диңгез аша Советлар Союзына кайтардылар. 9 июньдә Одесса ярында басып тордым.
Кече Ватанга кайткач, ул авыл тормышына «җигелә» – «Коммунар» колхозына слесарь булып урнаша. Тиздән Карман станциясенең тимер юл кибетендә сатучы һөнәрен тәкъдим итәләр. Хаклы ялга чыкканчы Тимергали Сәмигулла улы «НОД-5» «ОРСы» кибетендә мөдир була. Хатыны Хәзимә Хафиз кызы белән җиде бала тәрбияләп үстергәннәр.
II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен», «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре ветеранның күкрәген бизи.
Читайте нас: