ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 Май 2018, 11:42

Дәрт сүнмәгән әле

Яңавылда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга баралар

Бүген районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 19 кеше, һәлак булган ветераннарның 178 тол хатыны һәм 468 тыл хезмәтчәне яши.
Йола буенча Җиңү көне алдыннан тоташ ил буенча Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашулар үтә. Җиңү солдатларына, сугышта һәлак һәм вафат булганнарның тол хатыннарына, тыл хезмәтчәннәренә үсеп килүче буын, урындагы үзидарә органнары бара.
Дүшәмбе көнне район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов һәм ветераннарның район советы рәисе Рима Фазылова Катиф Ахун улы Гәрәевка һәм Сабит Сани улы Юмадиловка барды, алар күрше яши.
Ветераннарның кәефе яхшы, һәм яшьләренә ташлама ясап, ярыйсы гына яхшы физик формада. Алар кунаклар кулыннан Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның тәбрикләү хатын, азык-төлек җыелмасы, «Светофор» кибетеннән бүләкләр, Яңавылда узачак Җиңү парадына чакыру кәгазе алды, шулай ук берьюлы хәтерләре яхшы икәнен, һәм дәртләре әле сүнмәгәнлеген күрсәтеп, хәрби юл һәм сугыштан соңгы еллар турында сөйләделәр.
Читайте нас: