Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 Май 2018, 12:28

Һәр кадрда вакыт тукталган

Йорт архивында Җиһаншиннарның гаилә әгъзаларының фотокүчермәсе саклана

Тату гаиләне фотоальбомсыз күз алдына китерү авыр. Гаилә ул – «әни, әти, мин» генә түгел, ә туганнарның зур коллективы да, фотолар аларның һәрберсе турында нәрсәдер сөйли ала. Бу гаилә тарихы, һәм аны һичшиксез булдырырга, кадерләп сакларга һәм балаларыңа тапшырырга кирәк. Бүген сезнең игътибарга яңа «Гаилә альбомы» рубрикасын тәкъдим итәбез. Җиһаншиннар гаиләсе тарихыннан башлыйбыз.
Әнфирә Шакир кызы
Карл Маркс урамындагы кайчандыр зур һәм күп кешеле Җиһаншиннар йорты учагын саклаучы Әнфирә Шакир кызы белән гаилә альбомын карап утырабыз. Иске саргайган фотолардан җылылык бөркелә. Аларда хәзерге заманның ялтыравык катлавы юк. Карашым сөйкемле кызда тукталды. Бу фотода әңгәмәдәшчем – 1 санлы мәктәпнең таләпчән һәм катгый химия укытучысын таныйм. Без, кызлар, һәрвакыт аның нәфислеге һәм матурлыгына сокландык – ул башкалардан шуның белән аерылып торды. Карман авылыннан колхозчылар гаиләсендә туып-үскән кыз үзен шундый лаеклы итеп тота, аны мәскәүле дип кабул итәргә мөмкин иде. Әнфирә Шакир кызы 36 ел мәктәптә эшләгән, «РФ халык мәгарифе алдынгысы» исеменә лаек. Актив җәмәгать эшлеклесе. Бүген, сиксәнгә җитеп килсә дә, күпкә яшь күренә. Хәзерге заман кызлары көнләшерлек итеп киенә. Мөгаен, берсе дә һәм беркайчан да аның бөкерәеп авыр сумка күтәреп кайтканын күрмәс. Ничектер һәрвакыт югарыда булырга җаен таба...
Равил Багданур улы
Бу исем өлкән буын яңавыллыларның барысына да таныш. Әнфирә кебек сылу кыз, Голливуд актерларына охшаш, фәнни даирәдән интеллигент гадәтле егеткә генә игътибар итә алган. Алар 1967 елда өйләнешә, егет авыл хуҗалыгы идарәсе каршындагы капиталь төзелеш бүлеге башлыгы булып эшләгән. Яңавыл төзелгәндә, 7 санлы төзелеш идарәсендә баш инженер, арытаба баш архитектор, район башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары, соңгы елларда ДРСУда баш инженер. Ул урман-техник һәм инженер-төзелеш вузларын тәмамлаган. Студент елларында - шайбалы хоккей буенча Уралның җыелма командасы әгъзасы. Комбайнчы ярдәмчесе булып эшләргә дә өлгергән. «Чирәм җирләрне үзләштерү» медале белән бүләкләнгән. Беркайчан да тәмәке тартмаган, хәмер эчмәгән, әшәке сүз әйтмәгән. Балык тотып кайтканда, тормыштан киткән. Аңа 70 яшь һәм 70 көн булган. Ә Әнфирә Шакир кызы белән бергә 42 ел һәм 42 көн яшәгәннәр...
Эльвира, Гөлнара, Рамил
Болар Әнфирә Шакир кызы һәм Равил Багданур улының балалары. Барысы да әтиләре кебек, 2 санлы мәктәпне тәмамлаган. Мәктәпнең Мактау тактасында дүрт Җиһаншин: кемдер мәктәпне – алтын, кемдер – көмеш медаль, кемдер – яхшы билгеләргә тәмамлаган. Бүген Эльвира Равил кызы – югары категорияле табиб-гинеколог, Нефтекама шәһәр дәваханәсенең иң яхшы УЗИ табибларыннан берсе. Кызы Инзилә әнисе сукмагыннан китмәгән – П. Лумумба исемендәге халыклар дуслыгы Университетында юристка укый. Гөлнара Равил кызы – югары категорияле табиб-невролог, медицина фәннәре кандидаты, Стәрлетамакта яши һәм эшли. Кызлары Рената – тугызынчы сыйныф укучысы.
Рамил гаиләсе белән Мәскәүдә гомер итә. Ул нефть университетының ике факультетын тәмамлаган. Сахалинда «Шелл» Британия-Нидерландия концернында «Пильтун Б» диңгез нефть-газ чыгару платформасының бораулау департаменты башлыгы, ул «Сахалин-2» проектының иң зур платформасы булып тора. Хатыны Асия белән кечкенә кызлары Әмирәне тәрбиялиләр. Яраткан улы әнисен кыйммәтле бүләкләр белән сөендерә, аңа шифаханә һәм туристик юлламалар ала. Аның ярдәмендә Әнфирә Шакир кызы берничә тапкыр Төркиягә барган, Мальта, Испания, Монако Князьлегендә, Италия, Гарәп Әмирлекләрендә булган.
Рим Багданур улы, Роза Багданур кызы
Аңлавыгызча, бу Равил Багданур улының бертуганнары. Сугышка кадәр елгы балалар, алар барысы да чиктән тыш авырлык һәм мохтаҗлык кичергән. Ризык, йокы җитмәгән, бер телем икмәк өчен чит кеше бакчасын казыганнар. Өс һәм аяк киеме юклыктан, Рим яшьтәшләре белән бергә мәктәпне тәмамлый алмаган. Әнисе эштән кайткач аның аяк киеме белән йөреп булсын өчен кичке укуга язылган. Нефть институтын тәмамлаган, «УТТ»ның план бүлеге башлыгы булып эшләгән. 48 яшендә йөрәк өянәгеннән үлгән. Роза Багданур кызының юклыгына да инде биш ел. Сәүдә техникумын тәмамлаганнан соң ул Урал автомотор заводы складлары мөдире булган. Аның ике кызы бар.
Багданур Җиһанша улы һәм Мәгърифә Кәлимулла кызы
Алар 1933 елда өйләнешә. Ул җәмәгать туклану комбинатында эшләгән, аэропорт территориясендә нигезләнгән ОСОАВИАХИМ ашханәсе мөдире булган. 1942 елда аны фронтка чакыралар, инде бер елдан гаиләсе «кара өчпочмаклы» хат алган – Багданур Җиһанша улы Ленинград янында вафат булган. Мәгърифә Кәлимулла кызы өч бала белән калган, кечесе Равилгә өч яшь тә тулмаган. Хатын чибәр, җитез, кыю булган. Аны берничә тапкыр кияүгә чакырганнар – чыкмаган, балалар өчен чит булыр, дип курыккан. Тоташ гомере буе нарасыйлары өчен әни дә, әти дә булган. «Победа» колхозында эшләгән. Балалар хакына кәҗә асраган, аларны «Сталин сыерлары» дип атаганнар. Балалар үзләрен ятим тоймасын өчен кулыннан килгән бөтен нәрсәне башкарган. Башлангыч белеме генә булуына карамастан, һәр баласына диплом алырга ярдәм иткән. Алар укыганда, үзе йорт төзегән, агач кисәргә йөргән. Бу акыллы ханым балаларын, картлык көнендә аларның хәстәрлек һәм игътибарында йөзәрлек итеп, тәрбияләгән. 95 яшендә вафат булган. Әнфирә Шакир кызы бүген дә каенанасы турында зур җылылык һәм ягымлылык белән сөйли.
***
Әле Әнфирә Шакир кызы яшәгән йортны алар ире белән каенанасы үлгәч төзегән. Әгәр дә өй элек Мәгърифә Кәлимулла кызының балаларына туган учак булса, хәзер инде – аның оныклары өчен. Гаилә тарихын, йолаларын саклап калуны хуҗабикә үзенең бурычы дип исәпли. «Мин бу фамилияне йөртәм икән, – ди ул, – аның өчен җаваплы».
Әнфирә Шакир кызының ата-аналары да хөрмәтле кешеләр булган. Әтисе сугыш юлларыннан үткән, күкрәгендә «Батырлык өчен» медале белән инвалид булып кайткан. Шуңа карамастан, колхозда балта остасы эшен башкарган. Фәрхинур Бәдретдин кызы һәм Шакирҗан Мөхәммәтҗан улы Вәлиевлар 56 бергә гомер иткән, өч кыз тәрбияләп үстергән. «Аларга җиңелрәк булды, чөнки «дилбегәне икәүләп тарттылар», ә каенанам барысын да берүзе эшләде», – ди әңгәмәдәшчем. Бәлки, бу табигатьтән килә, бәлки каенанасыннан бирелгәндер, тормышны да ул Мәгърифә Кәлимулла кызы кебек зирәклелек белән кабул итә.