ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 Май 2018, 10:13

Һәркемнең үз бәхет кошы

15 май – Халыкара гаилә көне

Егерме ел элек диярлек 15 майда БМО Генераль Ассамблеясе резолюциясе тарафыннан яңа бәйрәм – Гаилә көне расланган. Ишле гаилә белән җыелу, әти-әнигә бару һәм бәйрәмне билгеләү өчен тагын бер искиткеч сәбәп барлыкка килде.
Без аннан кулланырга һәм бәйрәм алдыннан Барабановка авылыннан яшь парлардан берсе – Айсылу белән Артем Тимерхановларга барырга булдык. Бу хезмәт сөючән гаилә белән якыннан танышып, шулай ук шушы көннәрдә аларның район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов кулыннан «Авылның социаль үсеше» федераль максатлы программасы буенча бер миллион сумлык сертификат алуын белдек.
Айсылу Илфат кызы Салих авылында үскән, «Башлангыч сыйныфлар укытучысы» белгечлеге буенча БДУның Бөре филиалын тәмамлаган, әлегә бала карау буенча декрет ялында. Артем Альберт улы «Мичуринский» дуңгызчылык комплексы ширкәтендә электр-газ ярдәмендә эретеп-ябыштыручы булып эшли.
Алар 2012 елда өйләнешә, Барабановка авылы читендә зур булмаган йорт сатып ала. Узган алты елда гаилә тулыланган – искиткеч балалары Мила, Эмиль һәм Даниель туган, Тимерхановлар мансардалы зур йорт төзеп, түбә астына кертергә дә өлгергән.
– Йортны ана капиталы акчасына күтәрдек һәм кредит алдык, – ди алар. – Федераль программа чаралары шулай ук яхшы ярдәм булачак, өй эчендәге эшләрне тәмамларга, электр, газ, су кертергә планлаштырабыз. Көз яшь гаилә яңа йортка күчәргә өметләнә һәм анда кечкенә өч пар аяк тавышы ишетелер (кечесе Даниель инде тәүге адымнарын ясый).
Читайте нас: