ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 Май 2018, 16:03

Хуш киләсең, сабырлыклар ае Рамазан

Бүген кояш баю белән изге айга аяк басабыз

Рамазанның башка айлардан бик зур өстенлеге бар. Иң төп сәбәбе – Аллаһы Тәгалә елның бер аен ахирәттә мәңгелек бәхеткә ирешү өчен билгеле вакыт итеп кылды. Аңлаган һәр кеше Рамазан аенда сәбәпсез уразасын калдырмас.
Рамазан ае дәвамында районыбызда ифтар ашлары уздыру да бик күркәм гадәткә әверелә. Мәҗлесләрне йортларда да, мәчетләрдә дә бик актив уздыралар. Авыз ачу өчен яшь балалар да, өлкәннәр дә, ураза тоту-тотмавына карамастан, бик теләп йөри.
Рамазан аенда фитыр сәдакасы һәм зәкәт билгеләнә. Сәдака бирү һәр мөселманга да вәҗеб гамәлләрдән санала һәм мохтаҗларга бирелә. Быел аның иң аз күләме – 50 сум, урта хәлле кешеләрдән – 100 сум, зәкәт бирү хәленнән килгән кешеләргә тәкъдим ителгән сумма – 200дән артык.
Рамазан аен кеше ашау-эчүдән һәм якынлык кылудан сакланып кына түгел, бәлки бөтен начар гадәтләрдән тыелып үткәрә. Бу изге айга хөрмәт белән карарга да өйрәник. Тәмәке тартып, сыра эчеп, көнбагыш ашап йөрүчеләр бездә аз түгел. Кем игътибарсыз, бу айга ирешеп тә Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтеннән мәхрүм калса – ул кеше бәхетсездер. Һәммәбезгә дә саулык-сәламәтлек, Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтенә ирешүче бәхетле колларыннан насыйп кылсын.
Фәһим хаҗи Вәлиев,
имам – мөхтәсиб.
Читайте нас: