ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 Май 2018, 11:45

«Кайда да яшәргә була, әмма бездә яхшырак»

Кисәккаенга күчеп килүчеләр шулай дип раслый

Люция Борис кызы һәм Фәвит Даут улы Гыйндуллиннар Карман ГРЭСында эшләгән, ә Энергетик бистәсендә биш катлы йортта яшәгән. Монда үзләрен әллә ни уңайлы хис итмәгәннәр, шунлыктан җәй көне бакчага күченгәннәр. Барысы да җирдә эшләргә, яшелчә-җимеш үстерергә яраткан, хәтта чебеш асрарга базнат иткәннәр. Йорт хуҗабикәсе бакча сезонын түземсезлек белән көткән: анда авыру буыннар булмаган, кан басымы уйнамаган, кайчак аңа 38 яшендә куйган җитди диагноз турында оныткан. Кызлары мәктәпне тәмамлап, укырга кергәч, авылда төпләнергә карар иткәннәр. Кисәккаенда участок алу бәхетенә ирешкәннәр. Тиздән анда күченгәннәр: вакытлыча яшәп тору өчен йорт төзеп чыкканнар. Бу 2010 елда булган.
Бүген гаилә Теплица урамының ахырында диярлек барлык уңайлыклар каралган матур иркен йортта яши. Бакча, каралты-куралары, гараж, мунча – бөтен нәрсә бар дияргә була. Иң мөһиме – сыер, бозау, тавыклары, куяннары, җәй көне ихата тулы каз, үрдәк, чебешләр.
– Элекке кебек таш фатирда яшәсәм, күптән хәлем начар булыр иде, - ди Люция Борис кызы. – Биредә сулыш алуы рәхәт. Ихатага чыгу өчен бишенче каттан төшәсе юк. Эскәмиядә утырам, йорт хайваннарын күзәтәм, ирем һәм балаларымның хуҗалык алып баруына сокланам да, дәртем арта. Яшиселәр килә!
Әлбәттә, барысы да җиңел генә бирелмәгән. Әти-әнисе бәхетенә кече кызлары Гөлназ һәм кияүләре Руслан бергә йорт төзиячәкбез дигән. Югыйсә ике гаилә ничек сыя? Энергетикта әти-әнисенең фатирын калдырып, яшьләр вакытлыча яшәп тору өчен йортка күченгәннәр. Кредит алганнар, уллары тугач биргән ана капиталы акчасын кулланганнар. Беркемне дә читтән җәлеп итмәгәннәр – барысын да үзләре башкарган. Кирпеч тезәргә, штукатурларга, идән тигезләргә өйрәнергә туры килгән…
2014 елда өй туе үткәргәннәр, ә эш әле дә күп. Бөтенесе дә яхшы барса, киләсе елда кредитларын түләп бетерергә тиешләр. Аннары җиңелрәк булачак. Әмма ихатадагы мал-туардан баш тартырга теләмиләр: табыш-табыш белән – акчаны башка җирдә дә эшләргә мөмкин, әмма үз ихатаң продукциясен кибеттән сатып алып булмый. Оныкларына да яхшы – тоташ көн буе компьютер каршында утырмый, үз мәшәкатьләре бар.
Ата-ананы аңларга була, алар өлкән яшьтә, шәһәр тормышы, бәлки ошап бетмидер, авылда туып-үскәннәр бит. Әйткәндәй, Фәвит Даут улы гомере буе тимер юлда эшләгән. 55 яшьтән хаклы ялга чыккач, өч ел үз хуҗалыгында гына кайнаган. Якыннары аның сагынуын күреп, гаилә киңәшмәсендә «Юлдаш» ширкәтенә эшкә бара дип карар иткән – тракторчы булып. Ялгышмаганнар. Аңа кешеләр дә, эше дә ошый.
Гөлназ белән Руслан Карман ГРЭСында эшләвен дәвам итә. Гөлназ – ведомство сагында контролер, өч тәүлек ял итә һәм бер тәүлек эшли. Балалар кечкенә һәм ихата тулы терлек булганда, мондый график бик уңайлы ди. Ул эштә чакта, сыерны Русланга саварга туры килә. Ул изоляцияләүче – гел көндезге сменада.
Гыйндуллиннар кияве хакында, улыбыз кебек, ди. Хәстәрлекле, эшчән, Арслан белән Айнурга сөекле әти. Кайчак яшьләрдән: «Ни сәбәпле әти-әниегез белән яшисез, үз почмагыгызны кормыйсыз?», – дип сорыйлар. Гөлназ һәм Руслан бу сүзләргә үпкәли хәтта. Аларга бер ишле гаилә булып яшәве ошый. Алар әти-әнисенә кирәк, ата-ана – балаларына. Буыннар арасында бәхәс юк. «Әти-әни бик әйбәт, күңеле белән, безнең кебек үк яшь. Икенче яклап, әнинең даими карауга мохтаҗ булуын аңлыйбыз. Мин булмасам, моны кем кайгыртырга тиеш?», - ди Гөлназ. Әйткәндәй, аның апасы бар. Лилия Фәвитовна кызы белән Яңавылда яши. Эше шундый, еш кайтып йөри алмый. Моңа барысы да аңлап карый.
Теплица урамында яшь гаиләләр күп, алар үзара тату яши. Шулай булгач моңсуланырга урын юк. Авылда балалар бакчасы, мәктәп, мәдәният йорты бар, анда төрле түгәрәк һәм секцияләр эшли. Бик күп мәдәни-күләмле чаралар уздырыла.
Әгәр бу аз кебек тоелса, Яңавылга барырга мөмкин, Нефтекама да якын, яңа авыллылар өчен бу да иң мөһиме түгел. Миһербанлы, ярдәмчел (авылдашларын алар шулай тасвирлый) кешеләр арасында яшиләр. Чынлап та, бу бик әһәмиятле, чөнки яхшы мөнәсәбәт, аңлау һәм ярдәмне бернинди акчага да сатып алып булмый.
Читайте нас: