ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 Май 2018, 15:17

Сәламәт тәндә – сәламәт рух

Яңавыл медиклары кисәтү акциясе үткәрде

Шушы атна дәвамында бөтен республика буенча, БР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Республика кардиология үзәге тарафыннан оештырылган «Халык сәламәтлеге көннәре» үтә. Урнашкан йола буенча аңа Яңавыл медиклары да кушыла.
Яңавыл район үзәк дәваханәсе хезмәткәрләре Сәламәтлек атналыгы кысаларында чәршәмбе көнне шәһәрнең үзәк мәйданында иртәнге сәгать уннан икегә кадәр «халык арасына чыкты». Чараны төп оештыручылар табиб-эпидемиолог Гөлчәчәк Нуруллина җитәкчелегендә медицина кисәтүе бүлекчәсе хезмәткәрләре.
Табиб авыруларны дәваларга тиеш, ә сәламәтлекне саклау һәм ныгыту – һәр гражданинның хәстәрлеге, – диде, чараны ачып, ЦРБның баш табибы Ришат Хәкимов һәм шулай ук, акциянең төп максатын – һәр кешенең үз гомере, сәламәт тормыш рәвеше алып баруга омтылышын формалаштыру өчен җаваплылыгын арттыру, - дип билгеләде.
Бу көнне яңавыллылар Нефтекама шәһәренең «Центр здоровья» модулендә сәламәтлеген бушлай тикшертү мөмкинлегеннән кулланды, анда белгечләр биохимия анализына кан алды, күзнең кан басымын үлчәде, импеданс маммография (нурландырусыз сөт бизләрен диагностикалау), спирометрия (үпкә күрсәткечләрен тестлаштыру) үткәрде. Мәйданда шулай ук ЭКГ төшәргә, артериаль кан басымын, гәүдә авырлыгын, буй озынлыгын үлчәтергә, ВИЧка аноним экспресс-тикшерү үтәргә була иде. Шулай ук терапевтлар М.М. Капитанова, Р.М. Шахтина, кардиолог А.Н. Узенева, эндокринолог В.Р. Фәттахова пациентларны кабул итте, тәкъдим һәм киңәш бирде.
– Халык, аеруча яшьләр, игътибарын чирләрне кисәтү кирәклегенә җәлеп итәргә тырышабыз, аларның барлыкка килүе зарарлы гадәтләрнең йогынтысы, рациональ тукланмау, стресс һ.б белән бәйле, – диде медицина кисәтүе бүлекчәсе мөдире. – Яңавыллыларның сәламәтлеген саклау белән елдан-ел ныграк кызыксынуы, охшаш акцияләрдә актив катнашуы сөендерә. Бүген 42 хатын маммография үтте, 55 кеше анализ бирде, 155е – ЭКГ, 50 пациент спирометрия узды, 95 яңавыллы киңәш алды.
Читайте нас: