ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 Май 2018, 10:28

Чик сакчыларына багышланды

Шәһәрдә яңа һәйкәл ачылды

27 майда Яңавылда илнең чик сагы гаскәрләре барлыкка килүнең 100 еллыгына багышланган чара үтте. Бәйрәм программасында тантаналы митинг, концерт һәм Чик сагы гаскәрләре ветераннарына һәйкәл ачу билгеләнгән иде. Аны Яшьләр сарае территориясендә урнаштырдылар һәм моны чик сакчыларының үз ирекле акчасы исәбенә башкаруларын билгеләргә кирәк. Район һәм шәһәр хакимиятләре, хәрби комиссариат, шәһәр предприятиеләре («Яңавыл электр челтәрләре», «ЯнаулБлагоустройство» ширкәтләре) читтә калмаган, шулай да төрле елларда ил чикләрендә Ватанга үз бурычын үтәгәннәр төп көч салган.
Район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов, хәрби комиссар Эдуард Яковлев, генерал-майор Хәлил Фәрхетдинов һ.б. моның өчен аларга зур рәхмәт белдерде, барлык җыелучыларга сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләде. Халыкның байтак булуын әйтергә кирәк һәм бүген дә «яшел беретлар» йолаларына тугры калганнарның күбесе рәхмәт хаты, юбилей медальләре һ.б. лаек булды. Ринаф Игъламов, Аяз Кильметов һәм тоташ эшне оештыра, чынга ашыра алган башлап җибәрүчеләр үзгә билгеләнде. Яңавыл районында чик сагы гаскәрләрендә хезмәт иткән 700гә якын кеше яшәве билгеләнде. Ватанның изге чикләрен яклап, гомерен биргән яугир-чик сакчылары истәлеге бер минут тын торып искә алынды, һәйкәлгә чәчәкләр салынды.
Чара якынча бер сәгатькә исәпләнгән иде, әмма төп тамаша тәмамланганнан соң да халык таралырга ашыкмады, күпләр гаиләсе белән килгән, барысы да бер-берсен котлады, аралашты, фотога төште.
Читайте нас: