ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 Май 2018, 11:52

Йөз дустың булсын һәм йөз мең ал

Шәһәрдән күп фатирлы өч йорт республика конкурсында җиңүче исәбендә

БРның Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында 2017 ел йомгаклары буенча «Иң яхшы күп фатирлы йорт» республика конкурсына йомгак ясалган. Барлыгы Башкортстанның 16 муниципалитетыннан күп фатирлы 138 йорт буенча материал тәкъдим ителгән. Җиңүчеләр исәбенә йөз йорт кергән, өчесе – безнең шәһәрдән: алар Совет урамы, 12; Җиңү урамы, 54 һәм Ленин урамы, 18. Конкурста җиңүчеләр БРның Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы дипломы һәм 100 000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнәчәк. Положение буенча приз фонды күп фатирлы йортны һәм бу аның гомум милке составына кергән җир участогын карарга юнәлтелергә тиеш.
Приз фондын нәрсәгә кулланачагын яшәүчеләр инде материалларны ТКХ министрлыгына тапшырганчы билгеләгән. Ленин урамы, 18 санлы йорт халкы, мисалга, подъездларда тәрәзәне пластикка алыштырырга карар иткән. Алар күптән шул хакта хыяллана. Һәм иң яхшы күп фатирлы йорт конкурсында дүртенче ел рәттән катнашалар. Уңыш быел гына елмайган. Ләкин, кем әйтмешли, озаграк көткән саен, җиңү кадерле.
Бу йортта яшәүчеләрнең бик тату һәм башлап йөрүчән булуын әйтергә кирәк. Йорт советы рәисе Фаина Нуриева җитәкчелегендә алар үз көче белән уңайлы шартлар, имин яшәү, йорт, территориясен, подъездларны төзекләндерү өчен күп нәрсә башкара. Идарә итүче оешма оештырган чәчәкләр конкурсында алар ел саен алдынгы урын ала. Әлегә клумбаларга чәчәк үсентеләрен утырту белән мәшгульләр. Хәбәрләшеп биредә Күршеләр көнен билгелиләр, ихата бәйрәмнәре үткәрәләр.
Ә тагын шушы йорт халкы быел ихаталарының «Заманча шәһәр мохите» программасына керүенә ышана. Алар йорт яны территориясен төзекләндерүдә актив катнашырга әзер.
Читайте нас: