ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 июнь 2018, 10:09

Рамил Сәетов: «Медальне чирек гасыр диярлек көттем»

Суд аша юлларга туры килгән

1993 елда Ташкентта туып-үскән Рамил Сәетов РФ Кораллы көчләр сафларына алына. Моңа кадәр ул ДОСААФта әзерлек үтә, үзе тануы буенча, «самолетларны утыртырга» әзерләнә. Язмыш, кем әйтмешли, башкача карар иткән. «Учебк»да аны инде элемтәчегә укыталар. Ләкин пехотага җибәрәләр. Бу вакытта илнең Кавказ чикләрендә тыныч булмый – Беренче чечен кампаниясе башлана.
19 яшьлек егетне яшьтәшләре белән бергә 1944 елның декабрендә Грозныйны штурмлауга әзерлиләр. Штурм алдыннан солдатларны «Хәрби хезмәттә аерымлылык өчен» медале белән бүләклиләр. Арытаба канкойгыч сугышлар була, Рамил шәһәр дәваханәсен турыдан-туры басып алуда катнаша.
1995 елның маенда старшина Сәетов демобилизацияләнә. Красноярск шәһәренең эчке эшләр органнарына күчә. Ул вакытка инде Рамилне шул еллардагы башка бүләк – Суворов медале белән бүләкләргә тиеш булалар. Әмма беренче һәм икенче медаль белән дә барып чыкмый. Шул исәптән Рамилнең... Русия гражданлыгы юклыгы да тәэсир итә. Ике башлы бөркет төшерелгән документны ул 2010 елда ала. Арытаба әтисенең исемендә хәреф хатасы табыла, кәгазьләр белән буталчык... Гаделлекне суд аша тергезергә туры килә. «Суворов» белән килеп чыга, ә «Хәрби хезмәттә аерымлылык өчен» медале белән әлегә катлаулы..
Рамил Сәетов хәзер төзелеш тармагында мәшгуль, әнисе белән Исхак авылында яши.
Читайте нас: