ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июнь 2018, 10:31

Рамазан тынычлык китерә

Яңавыллыларда Ураза ае ничек үтә

Мөселманнарның изге Рамазан ае дәвам итә. Дин күрсәтмәләрен үтәүче яңавыллылар саны елдан-ел арта, һәм үткән былтыр тоткан күпләр быел Рамазан ае килүен көтеп алуын таный. Язның соңгы көннәре һәм җәй башында иң озын көннәр булса да (егерме сәгатькә якын ашамый-эчми торырга кирәк), барлык ураза тотучылар бернинди авырлык тоймавын белдерә.
– Киресенчә, күңелдә тынычлык һәм канәгатьлек хисе барлыкка килә, – дип таныды күпләр узган атна ахырында «Ислам» мәчетендә үткән ифтарда. – Шундый хәйрия авыз ачуларга мәчеттә еш җыелабыз, халык бихисап була. Күпләр гаиләсе белән бергәләп ураза тота, һәм үзләре ифтар мәҗлесе үткәрә. Рамазан якынайта, бер-беребезгә кунакка йөрибез. Өстәлләр бай, Ходайга рәхмәт, муллыкта яшибез.
Ифтарны оештыручылардан берсе Гөлчәчәк Даутова болай дип билгеләде: «Уразаны Аллаһы Тәгалә кабул итсен өчен, иң мөһиме – уй-ниятләр изге булсын. Һәм сәламәтлек мөмкинлек бирә икән, зарури ураза тотарга тырышырга кирәк, чөнки Мөхәммәд Пәйгамбәр: «Кешеләр Рамазанның мәрхәмәте никадәр бөек икәнлеген белсә, аның тоташ ел буе дәвам итүен теләр иде», – дигән. Өстәвенә, бу тормышта әле күпме рамазан үтәргә тиешлегебезне белмибез».
Ифтар мәҗлесе авылларда да оештырыла. Биредә исә мөселманнар өйгә кунак чакыра, анда Коръән сүрәләре яңгырый.
Читайте нас: