ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 июнь 2018, 11:22

Тәҗрибә һәм яшьлек янәшә атлый

Уңышның сере шунда, дип исәплиләр мәшгульлек үзәгендә

Эльза Гаянова халык мәшгульлеге үзәгендә егерме елдан артык эшли. Сарапул сәнәгать-икътисад техникумын тәмамлагач та бирегә килгән. Яшь белгеч гражданнарны кабул итү белән шөгыльләнгән, һәм аның кабинетына көн саен зур чират җыелган. Ул елларда эшсезләр бик күп булган, 800ләп кеше (бүген – 200дән аз гына артык - авт.) хезмәт биржасында исәптә торган. Һәм һәркайсына шәхси караш кирәк булган, ә тәҗрибә һәм белем, аңлашылып тора, җитмәгән. Эш өчен бөтен күңелен биргән Ф.З. Исламова һәм Ф.А. Петрофанова һәрвакыт ярдәмгә килгән.
Эльза Сәлимгәрәй кызы Мәскәү гуманитар университетын тәмамлаган, еллар үтү белән тәҗрибә дә туплаган. Үткән җәй ул эшкә урнашу бүлеген җитәкләгән.
– Халык мәшгульлеге үзәге коллективы соңгы вакытта яңарды, яшь кадрлар килде. Тәҗрибә һәм яшьлек кушылмасы, билгеле булуынча, яхшы нәтиҗә бирә. Килешеп эшлибез. Кирәк очракта бер-беребезне алыштыра да алабыз, – дип сөйли ул. – Хезмәттәшләрне бәйрәм белән котлыйм һәм эш шатлык, канәгатьлек китерүен телим.
Читайте нас: