Гаилә альбомы белән бу юлы Изалия һәм Рәшит Әхмәдуллиннарда таныштык. Һәм байтак кызыклы нәрсәләр таптык. Эш шунда, йорт хуҗасы хатыны һәм балалары белән бергә нәсел тарихын тикшерү белән җитди шөгыльләнә. Рәшит Хәмәт улының инде ике китабы дөнья күргән. Аның берсе туганы Нурым Әхмәтов хатирәләреннән тора. Икенчесе – тирән эчтәлекле, Кечекыр, Комалак, Яңа Кодаш һәм Иске Кодаш авыллары тарихына багышланган. Рәшит Хәмәт улының дәү әтисе Әхмәдулла Әхмәдишин Иске Кодаш авылының тернәкле крестьяны булган – ат асраган. 87 ел яшәгән, өч хатыны һәм улын җирләргә, ике сугышта – Беренче дөнья һәм Гражданнар сугышында булырга (ләкин икесендә дә нигәдер озак сугышмаган), биш бала тәрбияләп үстерергә өлгергән. Гаилә альбомында аның 1966 елдагы фотосы саклана – чын аксакал. Дүрт елдан ул бакыйлыкка күчкән.
волюциясенә җиде ел кала туган, совет власте үсешен дә, Союзның таркалуын да күргән – 1995 елда вафат булган. Фин сугышын үткән, япон самурайларына каршы көрәшкән. Армиягә киткәнче үк өйләнгән. Кәләше артыннан ул Эстония чигенә кадәр барган, анда кулак буларак мөлкәте тартып алынган 87 яшьлек дәү әтисе Йосып, әтисе, ир һәм кыз туганнары белән бергә сөйгәне Рәйханә карьерда таш чыгарган. Сафа Йосыпов аягында нык торган крестьян дип исәпләнгән: берникадәр имана җире, сепараторы, бал кортлары һәм ялланган бер хезмәткәре булган. Биш елдан алар кире кайта. Ләкин 1937 елда гаилә өстендә янә «болытлар куера»: монысында Сафаны өч ир туганы белән алып китәләр. Нәрсәдә гаепләнүен игълан итмичә, ун елга ирегеннән мәхрүм итү хөкеме чыгаралар, ике елдан ул төрмәдә вафат була. Ир туганнарын югары җәза чарасына хөкем итәләр.
1932 елда Хәмәт Рәйханәне алып кайта. Икесе дә колхозда эшли, ир җаваплы вазыйфалар били: ферма белән мөдирлек итә, идарә рәисе була. Бергә бәхетле озак гомер кичерәләр, өч ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Риф, Риза һәм Рәшит тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләгән. Риза Бәләбәй авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумын тәмамлаганнан соң Бүә совхозында эшләгән, ирекле комсомол секретаре булган, эшчәнлеген комсомол райкомында дәвам иткән, өлкәнрәк яшендә нефтьче булып урнаша.
Әхмәдуллиннар нәселеннән тагын берсенең Бүә совхозына мөнәсәбәте булган – ул Хәмәтнең кече энесе, 1917 елгы Мөбәрәк Әхмәтов (бу «кыскартылган» фамилияне башка ир туганнары да йөрткән). Фотодан гаҗәеп мөлаем йөзле, хәрби киемдә, мәһабәт гәүдәле ир-егет карый. Ул Камбаркада фабрика-завод мәктәбен тәмамлаган, арытаба Татарстанга киткән, анда эшчеләр факультетын тәмамлап, совет төзелеше институтында укуын дәвам иткән. Уку йорты ябылгач, туган ягына кайтып, Бәдрәш, Байгуҗа авылы мәктәпләрендә мөдир булган. 1941 елның 26 июнендә фронтка киткән. Кырык өченче елда уң кулсыз кайткан. Партия райкомының хәрби бүлегендә башлык, район башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшләгән. Читтән торып Казан педагогия институтын тәмамлаган. Авыл хуҗалыгы буенча райком секретаре вазыйфасын башкарганда, аны Яңа Уртавылга колхозчылар җыелышына уполномоченный итеп җибәрәләр. Шулай килеп чыккан, колхозчылар, яңа рәис кандидатурасыннан баш тартып, җитәкче итеп Мөбәрәк Әхмәдулла улын сайлаган. 1958 елда ул районның 17 авылын берләштергән Бүә совхозының оештыручысына әверелә. Ул аны 1962 елга кадәр, аннары – «Коммунар» колхозын җитәкли. Арытаба гаиләсе белән яңа төзелүче Нефтекамага күчеп китә, анда шәһәр планлаштыру комиссиясе рәисе һәм шәһәр башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшли. Улларының берсе – Вил Әхмәтов – медицина фәннәре кандидаты, озак еллар һөнәри авырулар институты бүлекчәсе мөдире булган, медицина университетында укыта.
Белемгә хирыслыгы белән аерылып торган югарыда телгә алынган Нурым Әхмәтовның да язмышы кызыклы. Авыл мәчетендә укырга-язарга өйрәнеп, ул Калегино авылына рус мәктәбенә юнәлә. Ләкин озак укырга туры килми, чөнки торакка түләү өчен әти-әнисенең акчасы булмый. 1925 елда Иске Кодаш авылында мәктәп ачыла, анда Нурым дүрт ел укый. Арытаба Зәйдә фабрика-завод мәктәбе, рабфакны, Яңавылда колхозчы яшьләр мәктәбе һәм авыл өчен белгечләр әзерләү курсын тәмамлый, бер үк вакытта Иске Кодаш, Карманда, колхозчы яшьләр мәктәбендә, укыта. Кырыгынчы елларда Казан педагогия институтын тәмамлау турында дипломга ия була. Әмма армиягә барырга вакыт җитә. Бу мәлдә сугыш башлана, һәм тиздән Нурым Әхмәтовның хәбәрсез югалуы хакында хәбәр килә.
Туганының көндәлекләре һәм хатирәләр дәфтәре Рәшит Хәмәт улының кулына эләккәч, аңа латин язмасын өйрәнергә туры килгән. Нурым Әхмәдулла улы хикәятен студент елларында ук башлаган һәм язуын армиягә киткән көнгә кадәр дәвам иткән. Бәлки, көндәлекләрен анда да язгандыр, ләкин кайдадыр сакланып калуы икеле. Замана рухы сеңгән үзәккә үтә торган гаҗәеп дулкынландыргыч юллар. Иң мавыктыргыч нәфис әдәбият кебек йотлыгып укырга мөмкин. Рәшит Хәмәт улы китапны архивтан алынган документ һәм фотолар белән тулыландырып чыгарган. Аның буенча шул чор тарихын өйрәнергә мөмкин. Рәшит Хәмәт улы - гаиләдә иң кечесе, шуңа күрә аңа, абыйларына караганда, җиңелгә туры килгән. Хатыны Изалия Фатих кызы белән икесе дә – ветеринария табибы. Комсомол-яшьләр туен 1975 елда авыл мәдәният йортында үткәргәннәр. Изалия – авыл хуҗалыгы идарәсендә, ә Рәшит «Урожай» колхозында комсомол секретаре булган. Бер структурада эшләгәннәр: Изалия – ветлабораториядә, Рәшит – районның баш ветеринария табибы. Ә моңа кадәр гаилә башлыгы «Урожай», «Победа» колхозларында эшләгән, М. Горький исемендәге колхозны җитәкләгән. БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәтчәне, «Хезмәт даны өчен» медале белән бүләкләнгән. Ике бала үстергәннәр. Кызлары Айсылу ире Рушат Дәүләтов белән – эшкуарлар. Әхмәдуллиннарның улы Ришат – техник фәннәр кандидаты, нефть университеты доценты, шулай ук «Ространснефть»ның объект һәм төзелешләр экспертизасы төркемен җитәкли. Оныклары – бишәү. Азалия һәм Азамат - дәү әтиләренә нәсел тарихын тикшерүдә инде зур ярдәмче.
Рәшит Хәмәт улының нәсел агачына әтисе ягыннан – 11, әнисенекеннән 17 буын кергән. Ә аның «Родной край. Судьбы людские» («Туган як. Кеше язмышлары») китабында дүрт авылдан якташларының дистәләгән шәҗәрәсе, шул исәптән Комалак авылыннан Идиатуллиннар - Изалия Фатих кызының ата-бабалары хакында да язылган. Шулай ук искиткеч кызыклы кешеләр, ләкин бу инде башка әңгәмә темасы.
Комалакта Әхмәдуллиннар гаиләсен бик ихтирам итәләр. Нәкъ аларның җиңел кулы белән авылда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл барлыкка килгән. Изалия Фатих кызы һәм Рәшит Хәмәт улы акча җыюны оештырып, аны эшләү белән генә чиклән-мәгән, аны бүген дә карап торалар. Рәшит Хәмәт улының туганнары белән дә ел саен Җиңү көне алдыннан очрашалар, якыннары каберенә баралар. Кайчакта егерме-утыз кеше кайтып җыела. Бу инде йолага әверелгән. Әхмәдуллиннарның чираттагы нияте – репрессия елларында гаепсез каза күргәннәрнең истәлеген мәңгеләштерү. Андыйлар районда 700гә якын кеше.Материаллар инде тупланган...