ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июнь 2018, 10:41

Батырлыкларын онытмыйбыз

77 ел элек 22 июньдә Бөек Ватан сугышы башланган

Немец танк һәм самолетлары белән фашистлар армиясе 1941 елның 22 июнь иртәсендә Советлар Союзы территориясенә үтеп керә. Бөек Ватан сугышы башлана. Аны көткәннәр, ләкин шулай да ул кинәт килгән. «Барбаросс»планы буенча немец хәрби машиналарының рәхимсез һөҗүменә совет гаскәрләре лаеклы каршылык күрсәтә алмаячак, дип исәпләнгән – Гитлер командованиесе берничә ай эчендә Мәскәүне алырга исәп тота. Әмма бу «блицкриг» дәвамлы һәм чиксез авыр сугышка әверелә. Аны җиңдек, чөнки, Җир йөзендә берсе дә булдыра алмаганча, эшли һәм сугыша белдек.
Сугыш барышында дөньяви тарих аңа кадәр белмәгән нәрсә булган. 1941 елның июненнән 1942 елга кадәр илнең тыл районнарына 20 миллионнан артык кеше эвакуацияләнә. Аларны яшәү урыны, туклану, эш һәм медицина хезмәтләндерү белән тәэмин итәләр. Урындагы халык белән бергә эвакуацияләнгән ике меңнән артык предприятиенең эшен тергезәләр.
Совет солдатларының күләмле геройлыгы Ватанга сөю һәм кансыз дошманга нәфрәт, алга, сугышка, Берлинга барырга чакырудан торган. Сталинград сугышы һәм Ленинград блокадасын өзү җиңү белән тәмамланган. Дошман безнең җирдән куып чыгарылган һәм үз өнендә юк ителгән.
Үсеп килүче буынның сугыш, үз гомерен кызганмыйча, тормыш бүләк иткәннәрнең батырлыгы турында аз белүе аянычлы. Үсмер буынга сугыш, Кызыл Армия яугирләре һәм командирларының батырлыгы турында ешрак сөйләргә кирәк. Тоташ дөньяны фашизмнан коткарган дәү әти-карт әтиләрнең геройлыгы белән горурланучы рәхмәтле балалар
үстерү мөһим.
Р. Фазылова,
ветераннарның район советы рәисе.
Читайте нас: