ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июнь 2018, 11:05

Комиссарның хәрби көндәлеге

Җиңү солдаты Әдһәм Вәлиев язмаларыннан

Бөек Ватан сугышы ветераны, районда туып-үскән Әдһәм Вәлиев сугышны тәүге көненнән башлап үткән, аның барлык авырлыкларын кичергән. Разведка ротасы комиссары, батальон комиссары булган. Мәскәү янындагы сугышларда да, Сталинградны азат итүдә дә катнашкан, Кызыл Йолдыз, I һәм II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, байтак медаль белән бүләкләнгән. Югары Башкомандующий Сталин карары тарафыннан аңа ике тапкыр рәхмәт хаты тапшырылган. Җиңүне Берлинда каршы алган, 5нче Ударлы армия штабы карамагында оператив кизү тору алып барганда, Германиянең капитуляциясе турында актка кул куйганда да булган.
Безнең гаиләдә аның фронт блокноты кадерләп саклана, ул анда үзенчәлекле хәрби көндәлек алып барган. Гәзит укучыларга аның язмаларыннан зур булмаган өзек тәкъдим итәсе килә:
«... 1941 елның ноябрендә безнең 381нче укчылар Урал дивизиясе 39нчы армия составында Калинин (хәзер Тверь – ред.) янында Торжок шәһәре районында оборона сугышы алып барды. Командование һөҗүм операцияләренә каты әзерләнде, без яңа техника – «Катюша» минометлары алдык. Һөҗүм итү алдыннан разведка ротасы алдында немецларның алгы сызыгына керү һәм «тел» табу бурычы куелды. Рота командиры Евгений Титов белән мәгълүмат алу өчен чиратлашып дошман тылына разведкага йөрдек. Ржев янындагы Толстовка авылы районында шундый алты «чыгу» булды. Разведкага хәрби кызылармиячеләр Махнов, Таганов, Громов, Рябов, Миңнеәхмәтов, Мөхәммәтов йөрде – алар Башкортстаннан иде. «Тел»не ике тапкыр алып килделәр. Безгә Калинин һәм Смоленск урманнарында сугышкан партизаннар ярдәм итте. Дошман тылына барганда үзебез белән немец солдатларына мөрәҗәгать белән листовка (немец телендә) ала идек. Шундый хәрби чыгуларның берсендә Толстовка авылы янындагы урманда немецлар уратып алды, һәм без батыр дүрт якташ-разведчикны югалттык.
Тылда чакта, немецларның окоп, блиндажларга күмелеп ятуын күрдек. Кыш салкын иде, ә аларның өс киеме җәйге, шуңа күрә халыктан җыя иделәр. Безнең кызылармиячеләр җылы киенгән: киез итек, кыска тун, колакчын бүректә...
...Немецлар авылларны яндырып, Калинин өлкәсенең тыныч гражданнарына карата вәхшилек кылып, безнең гаскәрләр һөҗүмендә даими чигенде. Разведка ротасы 1941 елның 8 декабрендә Чертолино авылына үтеп керде. Бу тимер юл станциясе, һәм ул дөрләп яна иде. Без үтерелгән һәм ямьсезләнеп беткән өч хатын-кыз гәүдәсенә тап булдык. Каршыга кара кайгыга калган хатын йөгереп чыкты. Аның белән йортка кергәч, йөрәгенә немец хәнҗәре кадалган баланы күрдек...
...Мин өйдән хатлар алдым, улларым Гранит һәм Альберт үсә, диделәр. Ике туганым Исламшәриг һәм Әхмәтнәби шулай ук сугышта катнашты. Әти-әни ярлы яши башлавы турында язды. Тылда азык-төлек белән тукландылар. Барысы да фронтка җибәрелде...»
Әлфия Галиева.
Читайте нас: