ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июнь 2018, 10:15

Кече Ватанга сөю һәм рәхмәт белән

Асаудыбаш авылында туып-үскәннәр китап бастырган

Соңгы елларда Яңавыл районы авыллары турында байтак китап дөнья күрде. Хәзер Асаудыбаш авыл биләмәсенең торак пунктлары да алар сафында. «Туган җирем – алтын бишек» – Асаудыбаш, Сибәде, Йөссука, Яңа Алдар авыллары тарихы чагылдырылган басма шулай атала. Китапны төзүче авторлар Филүсә Арсланова һәм Рәзилә Арсланова-Мөгаллимова кече Ватаннан еракта яши, һәрвакыт аңа сөю һәм рәхмәтен хет ничек тә булса белдерергә хыялланган.
– Китап чыгарырга авылда бик ихтирамлы кеше – Кадиф Солтанов өндәде (кызганычка каршы, хәзер инде мәрхүм), – дип сөйли Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Филүсә Тимергали кызы. – Материалларны район архивы, музей, район китапханәсеннән алдык, якташлар белән күп аралаштык, безгә хат җибәрделәр. Китапта шәҗәрәләр белән танышырга мөмкин, алар утызга якын. Сүз уңае, бирегә шулай ук «Яңавыл таңнары» гәзите журналистларының мәкаләләре кергән.
– Китап өстендә эш биш ел элек башланды, – ди Рәзилә Риза кызы. – Һәркем үткәннәрен хәтерләсен һәм хөрмәтләсен, тамырлары, хезмәте һәм хәрби батырлыгы белән кече Ватанын данлаган кешеләрнең кадерен белсен өчен, авылдашлар, якташлар, яшь буынга мирас итеп язылды.
Китапны укып, төзүче авторларның, мәкалә туплап, нинди зур хезмәт башкаруына инанасың. Һәм, әлбәттә, авылдашлар, дусларның ярдәменнән башка (шул исәптән, финанс яктан) китап бастырыла алмас иде.
Ул күпләр өчен туган җир һәм якташлар турында онытылмаслык истәлек булыр, авторлар хезмәте лаеклы танылыр, кече Ватанга карата сөю һәм тугры хезмәт итү үрнәгенә әверелер, дип ышанабыз. Аның тиражы 300 данә.
Читайте нас: