ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 июнь 2018, 15:36

Әйдәгез, чәй эчик!

Яңавылда күршеләр бәйрәме үтте

Күршеләр көне тоташ дөньяда май ахырында билгеләнә. Ләкин кешеләр чынлап та иңгә-иң тату яшәсә, аларга шартлы даталар да кирәкми.
Мисалга, Азин урамы, 9 һәм 11 санлы йортта яшәүчеләр өчен. Әле берничә ел элек кенә биредә күренеш матурдан түгел иде. Әмма үткән елда бу йортлар «Бердәм Русия» партиясенең «Заманча шәһәр мохитен формалаштыру» проектына эләккән. Һәм, яшәүчеләр әйтүенчә, «ихаталар ямьләнгән». Хезмәт катнашлыгы программаны тормышка ашыруда мөһим булып тора, бу хакта «Яңавыл таңнары» берничә тапкыр язды. Ә бу эштә йортта яшәүчеләрнең бер-берсе белән никадәр тату булуы зур роль уйный. Үткән җомга узган күршеләр бәйрәме моны исбатлады. Чарада шулай ук шәһәр хакимияте, «ТКХИ» ширкәте вәкилләре катнашты. Иң активлар бүләкләнде, кечкенәләр өчен (ә алар күп иде) күңелле стартлар һ.б. оештырылды.
Шул ук вакытта күршеләрнең бик күп булмавын билгеләргә кирәк, чөнки бакчада су бирү көне иде. Йортларның берсенең комитеты рәисе Анатолий Филипов билгеләвенчә, эшләргә булса, «безнекеләр» тиз һәм җиңел җыела, ә менә бәйрәмнәр белән авыррак. Хәер, чараның икенче өлешенә күпләр кайтып җитте.
Күбрәк фото – сайтта һәм социаль челтәрләрдә, видеоны рәсми
YouTube каналында карагыз.
Читайте нас: