ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 июль 2018, 16:58

Полиция ярдәмчеләре сафына керегез!

Дружиначылар эшчәнлегенең кайбер нәтиҗәләре турында

Билгеле булуынча, Яңавыл тәртип сакчыларына күптән түгел мәлдән дружиначылар ярдәм итә.
Бүген 19 халык дружинасы эшли, аның 18е халык саны 144 дружиначы белән авыл биләмәләре территориясендә һәм бер халык дружинасы халык саны 86 кеше белән шәһәрдә эшчәнлек алып бара. Нигездә бу 25- 55 яшьлекләр. Алар барысы да тикшерү үтте һәм таныклык алды (хөкем юклыгы һәм нарколог белән психиатрда исәптә тормау турында белешмә).
Дружиначылар тарафыннан җәмәгатьчелек урыннарында һәм шәһәр урамнарында патруль тору хезмәттәшлек турында өч яклы килешү нигезендә (район хакимияте, урындагы полиция бүлеге, дружиначылар) эчке эшләр органнары белән тыгыз үзара эштә гамәлгә ашырыла. Ирекле ярдәмчеләр МВД бүлегенең дежур частена 23 сәгатьтә килә, участок уполномоченные белән инструктаж үтә һәм урам, ихаталарда төнге сәгать бергә кадәр патрульдә. Рейдка алар җомга һәм шимбә, бәйрәм чараларын үткәрү вакытында чыга. Дружиначы график буенча елына 4-6 тапкыр рейдка йөри.
2017 елда полиция хезмәткәрләре дружиначылар белән бергә гаилә ыгы-зыгысына юл куймауның 14 очрагын; тәмәке һәм алкоголь зыяны турында үсмерләр белән кисәтү әңгәмәләре үткәрүнең – 67; балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлек, тәмәке саткан сәүдә нокталары тикшерүнең – 25; протокол буенча вак хулиганлык кылган өчен җәлеп итүнең 12 очрагын кисәткән; 36 кешене алкоголь куллануга медицина тикшерүенә җибәргән.
Җәмәгатьчелек тәртибен саклауда актив катнашкан дружиначыларны бүләкләү өчен ел саен «Яшьлек» ФиС МАУның спорт объектларына йөрү өчен абонементлар бүленә. Русия МВДның Яңавыл районы бүлеге каршындагы җәмәгатьчелек советы Полиция көнен бәйрәм иткәндә икенче ел рәттән кыйммәтле бүләк бирә.
Халык дружиначысына эш урыныннан ун календарь көнгә кадәр дәвамлылыкта хезмәт хакы сакланмыйча һәрьеллык өстәмә отпуск бирелә.
И. Гәрәев, «Яңавыл»
дружинасы командиры.
Читайте нас: