ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 июль 2018, 10:15

Бер-берсенә ышанычлы терәк

Бергә барыбер җиңелрәк, дип исәпли Вәсбиевлар

Бер айдан Гөлшат һәм Динар Вәсбиевларның кечкенә юбилее – бергә гомер итүләренә унбиш ел. Шушы вакыт эчендә гаиләдә 3 сабый туган: хәзер аларда өч хуҗабикә һәм ике ир-егет. Яшьләр, бер-берсен яклап һәм ярдәм итеп, гаилә учагын саклый, балаларын бергә тәрбияли һәм чиксез ярата. Аларның ихатасы да зур – 26 сотый җир, бәрәңге бакчасы, өч теплица, түтәлләре исәпләп бетергесез, терлектән – тавыклар. Ике йорт: берсе иске – Динарга дәү әнисеннән калган һәм ул яңартылган, икенчесе әле төзелеп бетмәгән. Бакча буйлап йөрүе күңелгә ятышлы – инде помидорлар өлгергән, кыяр турында сөйләп тә тормыйбыз, чисталык, тәртип, хәер, өйләрендә дә шулай ук.
Динар нефтьчеләрдә инженер-җир төзүче – кичке сигездән иртә кайтмый. Радмир исемле такылдык һәм шаян кечкенә могҗиза якты дөньяга килгәч (әйткәндәй, бер айдан аңа дүрт яшь тула) Гөлшат эшләми. Иртән кызларын – мәктәпкә, улларын – балалар бакчасына, төштән соң түгәрәкләргә илтә. Үз хуҗалыгыннан тыш ул ерак түгел яшүче дәү әнисе белән дәү әтисен карый. Аларның балалары һәм оныклары күп булса да, хәстәрлекне Гөлшат үз өстенә алган. Уфага күченү турында сүз чыккач, туганнары аңа: «Дәү әниең синнән башка яши алмаячак!», – дигән. Моны үзе дә белгән, шуңа күрә бу сөйләшүгә башкача әйләнеп кайтмаганнар. Хәзер инде хуҗабикәнең ярдәмчеләре бар. Өлкән кызлары Лианага ундүрт яшь. «Бишле» билгеләренә генә укудан тыш, география буенча хәтта республика олимпиадаларында җиңә, баскетбол һәм волейбол белән шөгыльләнә, әнисенең барлык мәшәкатьләрен уртаклаша. Индира беренче сыйныфны тәмамлаган – ул да бик акыллы, математика, рус теле, тирә-як дөнья буенча Ю.А. Гагарин Кубогына укучылар олимпиадасында җиңүче. Шул ук вакытта ГТО нормативын тапшырырга өлгергән, бию белән мавыга.
Беренче карашка бу гаиләдә бөтен нәрсә хуҗабикә тирәли әйләнә кебек тоела. Чынында исә, Динар кебек уйлап эш итүчән, төпле акыллы, хәстәрлекле ирне табарга кирәк әле. «Ул барыбыз өчен – тормышта терәк», – ди Гөлшат йорт учагын саклаучы ире турында.
Вәсбиевларның гаилә бәхете серләренең үзенчәлеге юк: яратырга, хөрмәт итәргә, кирәк икән, бер-берсен гафу итәргә һәм якларга. Бер-берсенә таянырга. Ачык күңел белән яшәргә.
Читайте нас: