ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 июль 2018, 13:26

Эш урыны икенче йортым иде

8 июль – Русия почтасы көне

Бәнибаштан Лида Васинкина хат ташучылар турында бөтен нәрсә белә, дип әйтергә мөмкин. 17 яшендә почтамт бусагасын атлап керә һәм хаклы ялга чыкканчы – 35 ел эшли.
Хезмәт юлын Свердловск өлкәсенең Кушва шәһәрендә башлый, мәктәпне тәмамлагач анда юл тота. Биредә элемтә бүлекчәсе башлыгына кадәр үсә. 1969 елда гаилә хәлләре буенча туган авылына кайткач, Истәктә бүлекчә ачыла. Лида Газизҗан кызын җитәкче итеп билгелиләр.
– Хат ташучы 5 кеше минем башлангыч астында эшләде, – дип искә ала ул. – Сигез авылны хезмәтләндердек, ул вакытта әле Сабанчы, Чулпан, Шмельковка чәчәк ата иде. Халык күп гәзит-журнал алдыра, бүлекчә каршында Саклык банкы картотекасы ачылган иде. Җаваплылык зур. Көне буе аяк өсте, соңга кадәр калам. Эш зур күңел көче таләп итүче икенче йортым булды. Лида Газизҗан кызы берничә тапкыр социалистик ярышта җиңүче булган, аның фотосы Мактау тактасында булган; почта элемтәсе мастеры, ветераны исемнәре бар; авылдашлары күп еллар аны депутат итеп сайлаган.
Язмыш аңа сынау да биргән – 37 яшендә ике кечкенә сабый белән тол калган. Төшенкелеккә бирелмәгән, улы һәм кызын лаеклы тәрбияләп үстергән. Яңа йорт төзергә дә көче җиткән. Биредә хәзер дә улы гаиләсе белән яши. Чәчәк һәм яшеллеккә күмелеп утыручы йортлары Бәнибашта үрнәкле дип исәпләнә. Ихата тулы терлек, бакчада бер чүп тә юк. Ихатаны иң яхшы бизәүгә район конкурсында берничә тапкыр призлы урынга лаек булган.
– Барлык почта хезмәткәрләрен бәйрәм белән тәбриклим, – дип өсти Лида Газизҗан кызы. – Ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм финанс яктан тотрыклылык телим.
Читайте нас: