ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 июль 2018, 12:46

Гаилә җепләре ныклы булсын

Районда тагын бер гаилә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек

Гаилә тормышын йорт төзелеше белән чагыштырырга мөмкин, диләр. Бина ышанычлы булсын һәм дистәләгән еллар торсын өчен, ныклы нигез кирәк, көндәлек җайга салынган эш барышында биредә үзара аңлашу һәм ихтирамның ныклы стеналары калкып чыга. Нәкъ алар мәхәббәт һәм аһәңлелек хакимлек иткән гаиләне көнкүреш мәшәкать һәм авырлыклардан яклый. Байгуҗадан Әнисә Нургаян кызы һәм Ансаф Сафа улы Хаковлар, боларның барысына да ирешү һәм башланган төзелешне уңышлы тәмамлау өчен, беренче чиратта сабырлык һәм эш кирәклегенә ышана. Һәркемгә таныш «Сабыр төбе – сары алтын» дигән халык мәкале гаилә тормышы девизына әверелгән. Алар 1957 елның 9 ноябрендә өйләнешкән. Ансаф Сафа улына – егерме биш, Әнисә Нургаян кызына унтугыз яшь була.
Әти-әнисе белән кечкенә өйдә яшиләр. Ансаф Сафа улының гаилә тормышыннан уңмаган туганы да ата-ана йортына кайта. Берьюлы ике бишек эләләр: берсен – өлкән улларына, икенчесен – сигез яшенә кадәр бу йортта тәрбияләнгән кече туганына. Унтугыз елдан Әнисә Нургаян кызының каенатасы үлә, утыз елдан – каенанасы. Ә үз әтисен бөтенләй белми – ул кырык беренче елда ук һәлак булган. Әнисе ерак түгел, биредә үк Байгуҗада яши, ләкин олыгайгач кыз туганы белән бергә кызы һәм кияве янына күчеп килә. Аларны да карыйлар.
«Бернинди шәхси тормышы да юк!» – дип әйтер хәзерге яшьләр. Ләкин ул вакытта андый сүзләр булмаган – көн-төн эшләгәннәр, ярый әле, балалары караулы. Кызлары һәм уллары дәү әнисе белән дәү әтисе карамагында булган. Һәм лаеклы тәрбия алуларын әйтергә кирәк. Дәү әтиләре Сафа Габдулхак улы авыл мулласы, өстәвенә, бик белемле кеше. Дәү әниләре белән алар таләпчән, ләкин изге һәм гадел. Бүген Әнисә апа һәм Ансаф абый балаларына сөенеп туя алмый. Барысы да, хезмәт белән генә тормышта уңышка ирешергә мөмкинлеген үзләштереп, «дөрес» юлдан барган. Йортта беркайчан да тәмәке исе килмәгән, хәмер белән дә «дус» түгелләр. Әлфидә инде хаклы ялда, фельдшер булып эшләгән, Әлфит – нефтьче, әлегә кадәр Себердә, Харвиз – шофер, нефтьчеләрне йөртә. Гөлзидә – шәхси эшкуар. Барысы да Яңавылда яши. Әти-әнисе янына көн саен диярлек кайталар, бөтен нәрсәдә ярдәм итәләр. Өлкән яшьтә булуга карамастан, алар барлык мәшәкатьләрен балалары иңенә ташларга теләми. Ихатада: сыер, тана, бозау, тавыклар. Бакчалары каралган, өйдә – чиста, пөхтә. Алар, мәшәкать күп булганда, авырырга вакыт юк, дип исәпли. Балачактан, сугыш елларыннан эштән башканы белмәгәннәр, хәзер дә шулай. Ансаф Сафа улы «Правда» колхозының булдыклы механизаторы – бөтен бишьеллык ударнигы һәм социалистик ярышларда җиңүче. Кыш көне фермада мал караган. Әнисә Нургаян кызы шулай ук колхозда – төрле эшкә йөргән.
Бүген аларның гаилә тормышында шатлыклы вакыйга: Хаковларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды. Чынлап та лаеклы бүләк уңаеннан котлауларга кушылабыз.
Читайте нас: