ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 июль 2018, 11:14

Балалар сөюеннән дөнья ямьләнә

Сусады-Ябалактан Искәндәровлар сигез бала тәрбияли

Гаиләгә чит бала алу – гади булмаган карар. Шундый адымга батырчылык иткән ата-ананы күзәтеп, моның никадәр җиңел түгеллеген, нинди зур җаваплылык булуын аңлыйсың.
Кабул итеп алган балалар гаиләгә төрле юл белән, төрле хәлләр буенча килә. Биредә кабатлау булмый. Ләкин бер нәрсә дөрес – кабул итеп алган ата-ана каршына инде урнашкан холкы һәм дөньяга карашы белән килеп баскан бала гаиләдәге тормыш рәвешен тамырдан үзгәртә.
Шушы көннәрдә Искәндә-ровлар гаиләсе – Сусады-Ябалактан күп балалы гаилә йортында яңадан булу бәхетенә ирештем. Инна Петровна һәм Александр Георгиевич турында бер-ике ел элек алты бала тәрбияләүче күп балалы ата-ана хакында буларак язган идек. Искәндәровларның «күп балалы гаилә» статусын «бала кабул итеп алган»га алыштыруы сәфәрнең сәбәбенә әверелде – алар тагын ике малайны тәрбиягә алган, берсе – инвалид.
Менә мин инде таныш йорт янында. Дөресен әйткәндә, үткән дүрт елда ул байтак үзгәрешләр кичергән: кирпеч белән тышланган, җылы мансарда барлыкка килгән, ә йортның эчендә Александр Георгиевичның оста куллары белән заманча ремонт ясалган. Искәндәровлар, өлкән кызлары Викториядән тыш, барысы да өйдә иде – кызлары гаиләсе белән Екатеринбургта яши һәм инде ике бала тәрбияли. Гаилә башлыгы төшке ашка кайткан, «Дружба» АХПКсының ындыр табагында механик булып эшли. Хуҗабикә кухняда мәш килә – шәңгә пешерә. Өлкән балалары компьютер артында, ә кечеләре (4-7 яшьлек), «җитди» проблемаларын хәл итеп, бер каттан икенчесенә йөгерә. Данил бүлмәсендә дәрес бара, өйдә белем алучыга авыл мәктәбеннән укытучы килгән (уку елы тәмамлануга кадәр берничә көн бар иде).
– Бездә Радмир һәм Данилның барлыкка килүе – ул язмыш, – дип сүз башлады Инна Петровна кабул итеп алган балалары, сүз уңае, ике ел элек вафат булган кыз туганының уллары хакында. – Бу ирем белән мине сабырлылыкка тикшерү. Яшермим: авыр форма ДЦП диагнозлы Данилны кабул итеп алу карары җиңел бирелмәде.
– Радмир безгә элек тә еш килә, җәйге каникулны һәрвакыт биредә үткәрә иде, – дип дәвам итә сүзен йорт хуҗабикәсе. – Өлкәненең бездә калачагы ачык иде. Данил белән катлаулырак булды. Озак уйладык. Төннәрен йокламадым, күз яшьләре түктем. Чалымнар дулкынында, әлбәттә, ризалашырга һәм уйлап та тормыйча кәгазьләргә кул куярга мөмкин иде, бала чит түгел бит – кече туганы. Башкасы турында уйладым: тоташ гомер дәвамында ярдәм итәргә ирем белән минем күңел көче җитәрме?..
«Икесен дә алабыз», – дип Александр Георгиевич аның шикләренә нокта куйган. Радмир авыл мәктәбенең бишенче сыйныфына барган, ә кечесе дүртенче сыйныф укучысы. Кабул итеп алган әти-әнисе аңа инвалид коляскасы һәм бөтен кирәкле әйбер сатып алган.
«Данилның барлыкка килүе – ул күрсәткеч, – ди гаилә башлыгы. – Үзеңнең нинди булуың, нинди кеше икәнлегеңне инде анык беләсең. Көчсез якларыңны уч төбендәге кебек күрәсең. Кайвакыт күп көч китә, ә кайвакыт Данил үзе безгә дәрт өсти».
Малайлар белән бергә Рабак авылыннан Сусады-Ябалакка балаларның дәү әнисе Любовь Вәли кызы да күчеп килгән. Көченнән килгәнчә ул гаиләгә Данилны тәрбияләргә ярдәм итә. Оныгына караганда, күзләренә яшь тула. Данил бөтен нәрсәне аңлый, ләкин сөйләшә алмый. Сөйләшсә, озын булмаган гомере эчендә күргәннәр турында күп сөйли алыр иде. Туганнары аны ярата, Данил, үзенә карата изге мөнәсәбәтләрен тоеп, җавап итеп елмая.
Искәндәровлар йортыннан дулкынланып кайтып киттем һәм зур йөрәкле кешеләргә киләчәктә иминлек һәм көч теләдем. Бу гаиләдә бөтен балаларга да ата-ана сөюе җитәрлек булсын.
Читайте нас: