ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 июль 2018, 15:38

Хәзер яңгыр куркыныч түгел

Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау дәвам итә

Ленин урамы буенча 8 һәм 10 санлы йортларда яшәүчеләр җиңел сулап куйды: аларда түбәне капиталь ремонтлау бара. Ике йортта да түбә йомшак – битумнан булган һәм механик тәэсир итүләрдән искереп беткән, мисалга, шул ук күпсанлы телевизор антенналарыннан. Алар бүген, әлбәттә, үткәннәрдә калды, ләкин түбәдә тишекләр һәм яңгыр вакытында су югары катлардагы фатирларга аккан. Тишекләрне даими ямау белән генә инде котылып булмый.
Хәзер түбә заманча материал – озак хезмәт итүе (30 елга кадәр), җөйләр ныклыгы, зыян килүгә чыдамлылыгы һ.б. белән аерылып торган техноэласттан булачак. Ремонт вакытында технология катгый үтәлә. Тәүдә күп катламлы иске битум салдырыла, түбәнең бетон катламы тергезелә, кирәкле авышлык булдырыла, арытаба гына ике катламны җылыту ярдәмендә техноэласт җәелә. Капиталь ремонт түбә материалын алыштыру белән генә чикләнми. Җилләтү шахталары тулысынча яңартыла – тезелгән кирпечләр тергезелә, зонтлар куела. Түбәнең тоташ периметры буенча хәвефсезлекнең барлык таләпләренә җавап бирүче яңа сак киртәсе урнаштырылачак. Шулай ук бишенче каттагы балкон түбәсе һәм подъезд күзерекләренә ремонт ясалачак.
«ТКХИ» ширкәте капиталь ремонт подрядчысы булып тора, ләкин эш «Стандартстрой» һәм «Аида» ширкәтләре эшчеләре тарафыннан үтәлә, алар кече подряд оешмалары булып чыгыш ясый. Күп фатирлы йорт советы рәисләре алар белән даими элемтәдә – эш барышы һәм сыйфатын тикшерәләр. Бу көннәрдә шул максат белән безнең шәһәргә «БРның төбәк операторы» коммерциягә карамаган оешма-фондының капиталь ремонт һәм гомум төзелеш контроле бүлеге вәкилләре килде. Алар ремонт эшләре барышы һәм сыйфатыннан канәгать калды. Яңгыр эшне тоткарлый. 10 санлы йортта бүген күләмнең 30%тан күбесе үтәлгән, 8 санлы йортта – 10%тан да артык түгел.
Шул ике йортның түбәсен капиталь ремонтлауга Төбәк операторы 4,5 миллион сумнан артык акча юнәлтәчәк.
Җәйнең инде яртысы үтте, шуңа күрә ремонт эшләрен озакка сузарга ярамый. «ТКХИ» ширкәтендә билгеләүләренчә, әлегә графиктан калышу юк. Сигез күп фатирлы йортны капиталь ремонтлауның ике объекты – Ломоносов урамы 8, Җиңү урамы, 72 санлы йортларда су тәэминаты һәм канализация системалары – инде файдалануга тапшырылган, тагын икесе – Юбилей урамы буенча 8 һәм 12 санлы йорт түбәләрен капиталь ремонтлау – тапшыруга әзерләнә, өчесендә – Ленин урамында югарыда әйтелгән объектларга өстәп, Совет урамы, 10 санлы йортның алгы ягы – эш дәвам итә. Ходайбирдин урамы, 2 адресы буенча йорт түбәсен ремонтлауга әлегә башламаганнар – әзерлек бара.
Читайте нас: