ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июль 2018, 15:04

Иң яхшыларга – грант!

Конкурста җиңүчеләр исәбендә – Яңавылдан Әлфия Фәршатова

Шушы көннәрдә Башкортстанның Мәгариф министрлыгы тарафыннан 2018 елда иң яхшы укытучыларның 200 мең сум күләмендә акчалата бүләк алуга конкурста җиңүчеләр исемлеге расланган.
Һөнәри бәйрәмдә федераль грантны республиканың 33 педагогы алачак. Бу туган тел, география, биология, математика, башлангыч сыйныфлар, рус теле һәм әдәбияты, физика, хезмәт дәресе, тарих һәм җәмгыять белеме, информатика һәм мәгълүмати-коммуникация технологиясе һ.б. укытучылар. Грантка ия булучылар исәбендә – 1 санлы мәктәпнең башкорт теле укытучысы Әлфия Фәршатова. Иҗади һәм даими эзләнүләрдәге Әлфия Әнвәр кызы берничә тапкыр төрле конкурста җиңүче һәм грант иясе булды. Аңа уңышлар һәм яңа үрләр яулавын телибез.
Читайте нас: